Муса Җәлил һәйкәле (Ырынбур)
Һәйкәл | |
Муса Җәлилгә һәйкәл
| |
![]() Муса Җәлилгә һәйкәл | |
Урын | Ырынбур, Постников урамы |
Сынчы | Кадим Җәмитов |
Төзелеш датасы | 1996 ел |
Материал | бронза, гранит |
[[:commons:Category:![]() ![]() |
Муса Җәлилгә һәйкәл Ырынбур шәһәрендә Постников урамында урнашкан.
Һәйкәлне урнаштыруга Татарстан, Ырынбур өлкәсе казнасыннан, шулай ук шәхси затлардан җыелган акчалар тотылган.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Ырынбур шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган.
Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).
Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Скульптураның авырлыгы — 1,5 тонна. Ул Татарстанда коелган.
Шагыйрь ташка утырган, пальтодан, муенына озын шарф ураган, башын бераз сулга борган итеп сурәтләнгән.
Һәйкәл алдындагы гранит плитәдә русча язылган:
Поэту-герою Мусе Джалилю
Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәйкәлне ачу тантанасында Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.
Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Ырынбур белән бәйле. Ул Ырынбур өлкәсе (хәзерге Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Ырынбурда Хөсәения мәдрәсәсендә укыган. 1926-1927 елларда РКСМ Ырынбур өяз комитетында эшләгән. Элекке комсомол комитеты бинасы (хәзерге Ырынбур мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм белемен камилләштерү институты) диварына (Советская урамы, 2) истәлек тактаташ эленгән [1].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Памятник Мусе Джалилю 2017 елның 4 май көнендә архивланган.
- Памятники монументального искусства города Оренбурга