Мэлс Түрҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мэлс Түрҗанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мэлс Түрҗанов
Туган 1 февраль 1940(1940-02-01)
Подлуб, Кырмыскалы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 11 ноябрь 2004(2004-11-11) (64 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, йогышлы авырулар белгече, университет профессоры, заместитель министра, Федеральная служба по надзору в сфере здравоохранения
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

МэлсТүрҗанов (рус. Турьянов Мэлс Хабибович; 1 февраль 1940 ел11 ноябрь 2004 ел) — галим-табиб, инфекционист, җәмәгать эшлеклесе. 1970 елдан Мәскәүнең 1-нче медицина институты укытучысы, шул исәптән 19901992 елларда инфекцион авырулар кафедрасы мөдире, терапия факультеты деканы; бер вакытта 19912003 елларда Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты; 19922003 елларда Русия Дипломнан соң уку медицина академиясе проректоры. 19912003 елларда Русия инфекционистлар җәмгыяте җитәкчесе. Русия Табигый фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы (1984), профессор (1985). РСФСР-ның атказанган табибы (1995), байдарка һәм каноэда ишү буенча ССРБ-ның спорт мастеры (1967).

Биографияясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мэлс Хәбиб улы Түрҗанов — 1940 елның 1 февралендә хәзерге Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы Подлуб авылында туган. Альфрет Түрҗановның игезәк туганы[1]. Аталары Бөек Ватан сугышында вафат була. 1965 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмалаганнан соң, 1967 елга кадәр шунда эшли. Ординатура, аннары И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү институтында йогышлы авырулар кафедрасында аспирантура тәмамлый.1970 елдан 1-нче Мәскәү медицина институтында укыта.19901992 елларда инфекцион авырулар кафедрасы мөдире,терапевтика факультеты деканы.19912003 елларда Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты. 19922003 елларда Русия дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең дәвалау эшләре буенча проректоры (икесе дә — Мәскәү). 19912003 елларда инфекционистлар җәмгыяте рәисе булып тора.

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең фәнни эшчәнлеге киң таралган йогышлы авыруларның молекуляр нигезләре патогенезын өйрәнүгә, вабаны, вируслы гепатитларны, дифтериянең, бруцеллезның, сальмонеллезның, ВИЧ-инфекциянең, СПИД-ның үзара бәйләнешле авыруларын һәм башкаларны дәвалау ысулларын эшләүгә һәм камилләштерүгә багышланган[1]. 450-дән артык фәнни хезмәт һәм уйлап табу авторы.

  • «Инфекционные болезни». Мәскәү, 1998 (автордаш).

Мавыгулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларында ук спорт белән актив шөгыльләнә. Байдарка һәм каноэда ишү буенча ССРБ-ның спорт мастеры (1967). Игезәге Түрҗанов Альфрет Хәбиб улы белән бергә күп тапкырлар ССРБ, Башкортстан, Русия беренчелеге чемпионнары булалар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР-ның атказанган табибы (1995);

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түрҗанов Мэлс Хәбиб улының исеме Адаптация һәм патогенез проблемалары институтына бирелгән (Мәскәү).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Түрьянов Мэлс Хәбиб улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.