Мүк җиләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мүк җиләге latin yazuında])
Мүк җиләге
Сурәт
Халыкара фәнни исем Vaccinium subg. Oxycoccus A.Gray, 1848
Таксономик ранг асыру[d]
Югарырак таксон Vaccinium[d]
Таксонның халык атамасы Canneberge, Grande airelle rouge d’Amérique du Nord, Atoca, Cranberry һәм Klyukva
Базионим Oxycoccus[d]
Җимеш төре җиләк[d]
Нәрсәнең чыганагы клюква[d]
Төс кызыл
 Мүк җиләге Викиҗыентыкта

Кыргый җиләкләр арасыннан мүк җиләгендә биологик актив матдәләр аеруча күп. Ул чын табигый антибиотик. Моның өстенә ул башка антибиотикларның тәэсирен көчәйтә һәм хатын- кызларның җенес сферасындагы авыруларны, нефритны дәвалаганда ; ярдәм итә. Анда флавоноиддар, К, РР, В1 В2 витаминнары бик күп. Мүк җиләгендә бик күп төрле микроэлементлар: магний, калий, йод, көмеш, тимер, кальций, фосфор, марганец; дуплый торган матдәләр һәм пектинлы матдәләр бар. Бу җиләк яра төзәтү үзлегенә ия, ялкынсынуга каршы тору һәм организмны ныгыту сыйфатлары булуы белән дә билгеле. Ул холестерин күләмен һәм кан басымын киметә. Шуның өстенә кан тамырларында яссы төерләр (бляшка) ясалуга каршы тора.

Мүк җиләге баш авыртуын киметә һәм нерв системасын тынычландыра, кан тамырлары һәм капиллярлар стенкаларының эластиклыгын, сузылучанлыгын арттыра, шуңа күрә аны варикоз авыруы белән интеккән кешеләргә тәкъдим итәләр.

Мүк җиләге ашказаны асты бизенең секрециясен көчәйтә. Гастрит, колит, ашказаны асты бизе ялкынсынуы, цистит белән авырган кешеләргә : файдалы (аны ашарга ярты сәгать кала 100 мл эчәргә кирәк). Ашказаны җәрәхәте, авитаминоз, шеш авыруларына профилактик чара буларак : кулланыла. Уртлар ялкынсынуына, бөерләрдә таш утыруга (бу аның составында урсол кислотасы булу нәтиҗәсендә); пародонтоз һәм кариеска каршы тора: гормональ фонны һәм иммунитетны ныгыта, аппетитны ача, ашкайнату ситемасын тәртипкә китерә. Бу җиләкнең температураны төшерү сыйфаты барлыгы күпләргә бил­ геле. Тагын шунысы да игътибарга лаек: кеше авырган вакытта аның организмында сиздерми генә токсиннар җыела, ә мүк җиләге менә шул агуларны организмнан артык сыеклык белән чыгара. Болардан кала мүк җиләге безнең чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта. Аның бактерияләргә , каршы тәэсире үлекле яралар һәм бетчәләрне мүк җиләгеннән ясалган компресслар һәм битлекләр белән дәвалаганда ачык күренә. Согыннан ясалган примочкалар тимрәүне (лишай) һәм тире ялкынсынуын (дерматит) дәвалаганда кулланыла.

Җиләк эш сәләтен күтәрергә ярдәм итә һәм баш миенең эшен активла- штыра. Мүк җиләге — шактый күп инфекцион авыруларның дошманы.

Аның составындагы танин кеше организмындагы күзәнәкләргә керүче күп^ төрле микробларга киртә булып тора. Болардан кала ул безне күпмедер дәрәҗәдә азык белән агуланудан саклый, чөнки эчәклектә булган эчәк таякчыларына һәм сальмонеллаларга үсәргә, үрчергә ирек бирми.

Мүк җиләгендәге С витамины, көчле антиоксидант буларак, сәламәтлеккә зыян китерүче ачык радикалларны җимерә. Шуңа күрә бу җиләк картаюны да акрынайта дип әйтергә була.

Кызганычка каршы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән инте­ гүчеләр, гастрит, бавыры авыру кешеләр мүк җиләге согын һәм морсын эчү ләззәтеннән мәхрүм. Аларга бу җиләкне кулланырга ярамый.

Мүк җиләге куллынылган халык дәвасы рецепты. Инфаркт булганда, 1 кг мүк җиләген һәм 200 г сарымсакны иттарткыч аша чыгарыгыз. 100 г бал өстәп болгатыгыз. Капкач белән капланган хәлдә 3 көн торсын. Әзер даруны көнгә 2 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә ашар алдыннан кабып куярга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]