Эчтәлеккә күчү

Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы latin yazuında])
Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы
ингл. ICESCO - Islamic World Educational, Scientific and Cultural Organization
гарәп. منظمة العالم الإسلامي للتربية والعلوم والثقافة
Нигезләнү датасы май 1979
Логотип
Рәсми исем منظمة العالم الإسلامي للتربية والعلوم والثقافة, Islamic World Educational, Scientific and Cultural Organization һәм Organisation du monde islamique pour l'éducation, les sciences et la culture
Кыскача исем ICESCO, اﻹيسيسكو һәм ISESCO
Генераль сәркәтип Сәлим бин Мөхәммәт әл-Мәлик[d]
Дәүләт  Марокко
Әгъзалык Ислам хезмәттәшлеге оешмасы
Ана ширкәт Ислам хезмәттәшлеге оешмасы
Штаб-фатирының урнашуы Рабат[d], Марокко
Рәсми веб-сайт icesco.org/en/(ингл.), icesco.org/fr/(фр.) һәм icesco.org/ar/(гар.)
Оешмада рәсми күзәтүче статусы Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы[1] һәм Халыкара миграция оешмасы[d][2]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 12 700 ± 99[3]
Уставный URL icesco.org/wp-content/uploads/2019/12/%D9%85%D9%8A%D8%AB%D8%A7%D9%82-%D8%A7%D9%84%D8%A5%D9%8A%D8%B3%D9%8A%D8%B3%D9%83%D9%88.pdf(гар.)
 [[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] Мәгариф Викиҗыентыкта

Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (ингл. IslamiC world Education, Science and Culture Organization, ICESCO; рус. Организация исламского мира образования, науки и культуры, ИСЕСКО) ― әгъза дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту максатында мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган оешма.

Гомуми мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 25-28 гыйнварында Изге Мәккәдә узган өченче Ислам конференциясендә «Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы» (ИСЕСКО) исемле Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында яңа халыкара ислам оешмасы булдыру турында Карар кабул ителгән.

ИСЕСКО сүзе оешма исеменең инглиз телендәге (Islamic world Education, Science and Culture Organization) беренче хәрефләреннән тора, бу Ислам дөньясы мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы дигәнне аңлата.

2020 елның 30 гыйнварында ИСЕСКО Башкарма Советы 2020 елның 29-30 гыйнварында Әбу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган кырыгынчы сессиядә оешманың яңа исемен раслаган ― Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы[4].

ИСЕСКО генераль директоры доктор Сәлим бин Мөхәммәд Әл Малик белдергәнчә, оешманың исемен үзгәртү бу оешманың дини пропаганда белән бәйле булмаган бурычлары характерына карата киң таралган икейөзлелекне бетерүгә һәм аның халыкара дәрәҗәдә булуы өчен киңрәк офыкларны ачуга юнәлдерелгән[5].

ИСЕСКОның штаб-фатиры Рабатта[d] (Марокко) урнашкан. Аны генераль директор, доктор Сәлим бин Мөхәммәд Әл Малик җитәкли.

ИСЕСКО каршында Ислам дөньясы мирасы комитеты эшли[6][7]..

2024 елның 26 мартында ИСЕСКО Кушылмау хәрәкәтенең[d] Парламент челтәре каршындагы күзәтүче статусын алган[8].

ИСЕСКОНЫҢ максатлары:

а) әгъза дәүләтләр арасында мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту, хуплау һәм тирәнәйтү, шулай ук ислам дөньясының цивилизацияле ориентиры кысаларында һәм Ислам кешелек кыйммәтләре һәм идеаллары яктылыгында бу өлкәләргә ярдәм итү һәм үстерү;

б) әгъза дәүләтләрдә һәм аннан читтә халыклар арасында үзара аңлашуны ныгыту, шулай ук төрле ысуллар белән, бигрәк тә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация ярдәмендә дөньяда тынычлык һәм иминлек урнаштыруга ярдәм итү;

в) Исламның һәм Ислам мәдәниятенең дөрес образын тарату, цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалогны хуплау, шулай ук ислам цивилизацияле карашы нигезендә гаделлек һәм тынычлык мәдәнияте кыйммәтләрен, кеше иреге һәм хокуклары принципларын тарату буенча эш;

г) әгъза дәүләтләрдә мәдәни үзара хезмәттәшлекне хуплау һәм аның төрлелеге чагылышларына ярдәм итү, мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу һәм интеллектуаль бәйсезлекне яклау;

д) Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация өлкәсендәге махсуслаштырылган учреждениеләре арасында һәм ИСЕСКО әгъза-дәүләтләре арасында үзара тулыланышны һәм координацияне ныгыту, шулай ук әгъза-дәүләтләр эчендә дә, читтә дә уртак кызыксынуга ия булган охшаш хөкүмәт һәм хөкүмәтнеке булмаган учреждениеләр белән хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны ныгыту;

е) ислам мәдәниятенә игътибар бирү, аның характеристикаларын аерып чыгару һәм аның үзенчәлекләрен интеллектуаль, фәнни тикшеренүләрдә һәм укыту программаларында тарату;

ж) әгъза дәүләтләрдә мәгариф системаларының үзара тулылануы һәм үзара бәйлелеге өстендә эшләү;

з) ИСЕСКО әгъзалары булмаган ислам дәүләтләренең мәгариф, фәнни һәм мәдәни учреждениеләре тырышлыкларына ярдәм итү[9].

ИСЕСКО әгъза дәүләтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр дәүләт – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы хартиягә рәсми имза салганнан соң һәм керү турында Карар кабул итүгә кагылышлы юридик һәм закон чыгару процедуралары тәмамланганнан соң һәм бу хакта ИСЕСКО генераль администрациясенә хәбәр ителгәннән соң, ИСЕСКО әгъзасы була. Ислам Конференциясе оешмасында әгъза яки күзәтүче булмаган теләсә кайсы дәүләт ИСЕСКО әгъзасы була алмый.

Ислам оешмасының әгъза-дәүләтләре саны Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 57 әгъза дәүләтенең 53ен тәшкил итә.

# Ил Кергән елы
1 Азәрбайҗан 1991
2 Әфганстан 2003
3 Иордания 1982
4 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 1983
5 Бәхрәйн 1982
6 Алжир 2000
7 Согуд Гарәбстаны 1982
8 Сенегал 1982
9 Судан 1982
10 Сомали 1982
11 Гыйрак 1982
12 Габон 1982
13 Камерун 2001
14 Күвәйт 1982
15 Марокко 1982
16 Нигер 1982
17 Йәмән 1983
18 Индонезия 1986
19 Үзбәкстан 2017
20 Уганда 2012
21 Иран 1992
22 Пакистан 1982
23 Бруней 1985
24 Бангладеш 1982
25 Бенин 1988
26 Буркина-Фасо 1982
27 Төркия 2017
28 Чад 1982
29 Того 2002
30 Тунис 1982
31 Коморлар 1982
32 Мальдивлар 1982
33 Җибути 1982
34 Кот-д’Ивуар 2001
35 Сүрия 1982
36 Суринам 1996
37 Сьерра-Леоне 1984
38 Таҗикстан 1993
39 Оман 1982
40 Гамбия 1982
41 Гайана 2014
42 Гвинея 1982
43 Гвинея-Бисау 1984
44 Фәлистыйн 1982
45 Катар 1982
46 Кыргызстан 1996
47 Казакъстан 1996
48 Ливан 2002
49 Ливия 1984
50 Мали 1982
51 Малайзия 1982
52 Мисыр 1984
53 Мавритания 1982
54 Нигерия 2001
  • Комор утрауларындагы вәкиллек (Délégation de l ' ISESCO aux Comores)
  • ЧАДтагы ИСЕСКО мәгариф үзәге (Centre pédagogique de l’ISESCO au Tchad)
  • Нигериядәге ИСЕСКО мәгариф үзәге (Centre régional de l’ISESCO pour la Formation des Cadres et de l’alphabétisation)
  • ИСЕСКОның Шарджадагы төбәк бүлеге (БГӘ)
  • ИСЕСКОның Тәһрандагы төбәк бүлеге (ISESCO Regional Office in Tehran)
  • ИСЕСКОның ЮНЕСКОдагы вәкиллеге (Délégation de l’ISESCO auprès de l’UNESCO) [10]

Ислам дөньясы мирасы комитеты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комитет ИСЕСКО илләре территориясендә урнашкан матди һәм матди булмаган мирасны торгызу һәм саклау буенча халыкара хезмәттәшлекне ныгыту белән шөгыльләнә.

Ислам дөньясы мирасы исемлеге алып барыла.

2024 елның июленә комитетның 11 сессиясе уздырылган. 12нче сессия 2024 елның октябрендә Шушада[d] узган.

Россия Федерациясе Президентының «2036 елда Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы» указга кул куюыннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО (ICESCO) канаты астында, төрки һәм ислам дөньясында татар мәдәниятен таныту коралы буларак, Тукай исемендәге Халыкара премия (Тукай исемендәге аерым Халыкара ИСЕСКО премиясен) булдыру башлангычы белән чыккан[11].