Мәгафүр Хисмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгафүр Хисмәтуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәгафүр Хисмәтуллин
Мәғәфүр Хисмәтуллин
М.Хисмәтуллин.jpg
Туган телдә исем Мәгафүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин
Туган 10 гыйнвар 1915(1915-01-10)
Иглин районы Яңа Кыбау авылы
Үлгән 5 октябрь 2004(2004-10-05) (89 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим
Җефет Сөембикә Сәмигулла кызы
Балалар улы Марат, БР атказанган сәнгать эшлеклесе;
улы Азамат
Ата-ана
  • Хисмәтулла (әти)
  • Фатыйха (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (1969)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Мәгафүр Хисмәтуллин "Уфа каласы".

Мәгафүр Хисмәтуллин (Мәгафүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин, баш. Мәғәфүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) – танылган башкорт опера җырчысы. БАССР халык артисты (1953), РСФСР халык артисты (1965). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1969).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елның 10 гыйнваренда Уфа губернасы Уфа өязе (хәзер Иглин районы) Яңа Кыбау авылында туган. Уфада сәнгать техникумын (1934), Мәскәүдә консерватория (1939) тәмамлый. Баймак колхоз-совхоз театрында (1934-1936) эшли. 1934 елдан Уфа опера-балет театрында: солист (1934-1982), режиссёр (1959 елдан), баш режиссёр (1963-1967). Уфада сәнгать укуханәсендә (1966), сәнгать институтында (1969-1995) укыта. Мәскәү Зур театрында стажировка үтә (1959-1960).[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан опера сәнгатенә зур өлеш кертә. Лирик-драматик тенор тавышына ия була. Төрле холыклы 60 партия башкара. Мәскәүдә «Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә (1955), Каракалпакстан АССР да «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1976) катнаша. Уфа опера-балет театрында 12 спектакльне сәхнәгә куя. ССРБ шәһәрләре буйлап, Әфганстан, Пакъстанда гастрольләрдә була. «Ай тотылган төндә» фильмында уйный (Свердлау киностудиясе, 1978).[2]

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәтче Вәли («Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков; дебют, 1939)
  • Ерошка («Князь Игорь» А.П. Бородин),
  • Бомелий («Патша кәләше» Н.А. Римский-Корсаков)
  • Трике («Евгений Онегин» П.И. Чайковский)
  • Арлекин («Наяннар» Р. Леонкавалло)
  • Җаббар («Кодача» З.Г. Исмәгыйлев)
  • Күбәк («Шәүрә»)
  • Салават («Салават Юлаев» З.Г.Исмәгыйлев)
  • Шүлгән («Акбүзат»)
  • Юламан («Карлыгач» Н.К.Чемберджи, 1941)
  • Фәхри («Айсылу» М.М. Вәлиев-Н.И. Пейко, 1953)
  • Гайнулла («Агыйдел дулкыннары», З.Исмәгыйлев)

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөсәен Әхмәтов, Әкрәм Даутов, Т.Кәримов, Рәүф Мортазин, Нариман Сабитов әсәрләре
  • Чит ил һәм рус композиторларының романслары
  • Башкорт халык озын җырлары «Азамат», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Кәраван-Сарай», «Сибай», «Урал», «Сандугач»

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфадагы урамга җырчы исеме бирелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]