Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия (журнал) latin yazuında])
Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия
Нигезләнү датасы гыйнвар 1908 һәм гыйнвар 1916
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Уфа
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Гамәлдән чыгу датасы ноябрь 1910 һәм сентябрь 1917

Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия — дини журнал. Ырынбур диния нәзарәте органы. 1908 елның гыйнварыннан 1910 елның ноябренә кадәр һәм 1916 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 95 саны чыга. Мөхәррирләр – Мөхәммәтсабир әл-Хәсәни (1-18 саннар), мөхәррирләр коллегиясе (Гыйниятулла Капкаев, Нурмөхәммәт Мәмлиев, Хәсәнгата Габәши, 19-61 саннар; Гыйниятулла Капкаев, Нурмөхәммәт Мәмлиев, Салихҗан Урманов, 62-95 саннар).