Мәгълүмат йөртүче
Мәгълүмат йөртүче | |
WordLift сылтамасы | seostatecollege.com/website-design-state-college-pa[1] |
---|---|
Мәгълүмат йөртүче Викиҗыентыкта |
Мәгълүмат йөртүче — үз төзелешендә аңа кертелгән мәгълүматны, өстәмә җайланмалар (мәсәлән, энергия чыганагы) белән кулланмыйча, шактый озак вакыт саклап калырга (тотып торырга) сәләтле, кеше куллана торган, теләсә кайсы матди объект яки мохит.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу, әйтик, таш, агач, кәгазь, металл, пластмас, кремний (һәм ярымүткәргечләрнең башка төрләре), магнитланган катламлы тасма (бобинада һәм кассетларда), фотоматериал, махсус үзлекләре булган пластик (мәсәлән, оптик дискларда) һәм башкалар булырга мөмкин.
Мәгълүмат йөртүче, аңарда булган (язылган) мәгълүматне (аңлаешлы) укырга (санарга) мөмкин булган, теләсә кайсы объект була ала.
Кулланылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәгълүмат йөртүчеләр фәндә (китапханәләр), техникада (әйтик, элемтә ихтыяҗлары өчен), җәмәгать тормышында (ММЧ), көнкүрштә:
- язмалар,
- саклау,
- уку,
- тапшыру (тарату),
- компьютер сәнгате әсәрләрен булдыру
өчен кулланыла.
Төп материаллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- кәгазь: перфотасма, перфокәрт, битләр
- пластик: биркалар, оптик дисклар
- магнит материаллар: тасмалар һәм дисклар
- ярымүткәргечләр: ярымүткәргеч хәтерләрнең төрле типлары
Шулай ук элек менә шундый материаллардан мәгълүмат йөртүчеләре киң таралган иде: янган балчык, таш, сөяк, агач, пергамент, туз (каен тузы), папирус, балавыз, тукыма һ. б.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эволюция устройств для хранения информации 2013 елның 24 июнь көнендә архивланган.
- Виртуальный музей истории вычислительной техники в картинках: носители информации 2013 елның 10 май көнендә архивланган.
- Электронные носители информации в передаче цикла Наука 2.0 (РТР), видео