Мәгъсүм Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгъсүм Гәрәев latin yazuında])
Мәгъсүм Гәрәев

Тугач бирелгән исеме: Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев
Туу датасы: 7 февраль 1935(1935-02-07) (89 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы-публицист
Юнәлеш: журналистика, публицистика
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Мәгъсүм Гәрәев, Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев (1935 елның 7 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Шәле) — журналист, язучы-публицист. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 7 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында дүрт балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Гәрәй Шакир улы Шакиров, әнисе Мәликә Гайнетдин кызы.

Әтисенең язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе иген игү, сәүдә белән дә шөгыльләнгән, 1921 елда Шәледә Америка ашханәсе ачып, кешеләрне ачлыктан коткарып кала. 1930 елда «совет сәясәтенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләнеп, 5 елга «хезмәт белән төзәтү» лагерена хөкем ителә. 3 елдан иреккә чыгып, Шәледә укыта. 1937 елның 11 октябрендә 10 елга концлагерьга хөкем ителә. 1943 елның 20 февралендә Красноярск краеның Нижняя-Пойма авылында вафат була.[1]

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәле урта мәктәбен тәмамлагач (1953), ВЛКСМның Питрәч райкомында эшли.

19992001 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Гәрәев – журналист буларак танылган каләм иясе. 1949 елның 17 маенда «Безнең бакча» исемле беренче язмасы басылып чыга. «Яшь ленинчы» газетасына, «Пионер» журналына (1957 елдан «Ялкын») башваткычлар ясап җибәрә. Ярты гасырдан артык чорда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларда М. Гәрәевның заманның иҗтимагый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында язган очерклары, мәкаләләре басылып чыга.

20042005 елларда сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае» дилогиясе һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән китаплары дөнья күрә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мин, Чуен Гәрәй малае: автопортрет (дилогия). Казан: Идел-Пресс, 2004, 2005.
  2. Җаның кыйбатмы, малыңмы? Казан: Идел-Пресс, 2005.
  3. Яшәсен Мин!: автопортрет. Казан : Идел-Пресс, 2010. ISBN 978-5-85247-374-5
  4. Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре. Казан, 2014[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]