Мәгъсүм Заһиров
Кораллар
Гамәлләр
Гомуми
Бастыру/экспортлау
Башка проектларда
Күренеш
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгъсүм Заһиров latin yazuında])
Википедиядә Заһиров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
| Мәгъсүм Заһиров | |
|---|---|
| Туган | 29 май 1937(1937-05-29) (89 яшь) Хансүәр, Баулы районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ |
| Яшәгән урын | Бөгелмә |
Мәгъсүм Заһиров (Мәгъсүм Мөдәррис улы Заһиров, 29 май 1937(1937-05-29) (89 яшь), Хансүәр, Баулы районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — нефть кәсебе җиһазатын коррозиядән саклау өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1986). ТР һәм РФнең (икесе дә 1993) атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1960-1965 елларда Новосибирск геология идарәсендә өлкән нефть резведкасы инженеры, 1965-1968 елларда «Гипротюменнефтегаз» оешмасында лаборатория мөдире. 1968 елдан Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында бүлек, аннары лаборатория мөдире. Нефть кәсебе җиһазатының ышанычлылыгын күтәрүгә, нефть чыганакларын эшкәрткәндә экология куркынчсызлыгына караган фәнни хезмәтләр авторы. ССРБ (1988) һәм ТР (1996) дәүләт премияләре лауреаты.