Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов latin yazuında])

Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы — мәгариф хезмәте ветераны. Балтач районында төбәк тарихын өйрәнү буенча күпсанлы китаплар авторы

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 17 гыйнварында Балтач авылында туган. 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1949-1951 елларда Карадуган, Яңгул мәктәпләрендә география, биология укыта. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә диңгезче булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң ул үзенең тормыш юлын катгый рәвештә мәктәп белән бәйли. 1955 елда Кили мәктәбендә укыта.

Укытучы буларак хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда М.Мөхәммәтҗанов Балтач урта мәктәбенә килә һәм хезмәт юлының ахырынача шушы зур, иҗади коллективтан аерылмый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география бүлеген тәмамлый. 1962-1980 елларда класстан тыш тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының  урынбасары булды.

М.Мөхәммәтҗанов бөтен эшчәнлеге дәвамында укыту-тәрбия  методларын камилләштерү, алдынгы эш алымнарын барлау һәм тарату, крайны өйрәнү буенча район һәм республика күләмендә зур эш алып барды. Аның мәкаләләре республика һәм район матбугатында еш басыла. 1987 елда Ереван шәһәрендә узган Бөтенсоюз педагогик укуларында катнашты. Аның доклады Мәскәүдә басылган  методик җыентыкка кертелде. Күп еллар  районның география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләде.

Җәмәгать эшләре активисты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Мөхәммәтҗанов киң җәмәгать эше алып барды. Бүген дә районыбыз тарихын  өйрәнү, барлау, туплау өстендә актив эшли. Районыбызда  мәгариф эшенең тарихын туплап, район газетасы аша киң укучылар катлавына ирештерде.

Төбәк тарихын өйрәнеп иҗат иткән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Смәел һәм Яңгул балалар йортларында тәрбияләнүчеләр (1942-1960) турында

Балтач һәм Чепья МТСы (машина-трактор станцияләре) тарихы (1930-1990) турында

Балтач районы пионер оешмалары тарихы (1924-1990) турында

Яңгул авылы тарихы турында

Балтач "Сельхозхимия" оешмасы тарихы турында

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдынгы педагог 1962 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды. 1987 елда аңа «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды. 1975-1977 елларда хезмәт ияләре депутатларының район Советы, күп мәртәбә Балтач авыл Советы депутаты итеп сайланды.

М.Мөхәммәтҗанов Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Балтач энциклопедиясе, II том, 2010