Мәдинә Маликова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдинә Маликова latin yazuında])
Мәдинә Маликова
Туган телдә исем Мәдинә Габделхак кызы Маликова
Туган 5 август 1935(1935-08-05) (88 яшь)
Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылы
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре язучы, драматург
Балалар Ильяс (беренче никахтан), Искандәр[2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2017)
Гаяз Исхакый премиясе (2017)
Тышкы рәсемнәр
26.09.2013, Әтнә Үзәк китапханәсендәге Мәдинә Маликова белән очрашу

Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында , Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң «Чаян» журналында корректор, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, “Фидая” исемле роман китаплары бар.

Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә”, “Оҗмах балалары”, “Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.

Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Мәдинә Маликова темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan
  2. 2,0 2,1 “40 яшьтә өйләнешеп тә, 40 ел бергә без” 2014 елның 15 сентябрь көнендә архивланган., "Гаилә һәм мәктәп", Әхмәт Рәшит белән Мәдинә Маликова: “Намуслы итеп тәрбияләргә тырыштык”, Гөлүсә Закирова. 2.07.2014.
  3. Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 26.04.2017, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2017-04-26 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]