Мәдинә Рәхимкулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдинә Рәхимкулова latin yazuında])
Мәдинә Рәхимкулова
Туган телдә исем Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова
Туган 30 июнь 1916(1916-06-30)
РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Олы Кәркәле
Үлгән 15 февраль 2004(2004-02-15) (87 яшь)
РФ, Петербург
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Ырынбур дәүләт педагогия университеты
Һөнәре төбәк тарихчысы, публицист
Балалар Рәшит, Динә, Диләрә
Ата-ана
  • Фәтхетдин Рәхимкулов (әти)
  • Фатыйма Гомәр кызы Козлова (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Мәдинә Рәхимкулова, Мәдинә Фәтхетдин (Фәтхи[1]) кызы Рәхимкулова (1916 елның 30 июне, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Олы Кәркәле2004 елның 15 феврале, РФ, Петербург) — төбәк тарихчысы, публицист, Ырынбур татарлары милли мәдәни тормышында аерым урын тоткан җәмәгать эшлеклесе, «Хөсәения» мәдрәсәсе тарихын, Ризаэддин Фәхретдиннең фәнни мирасын, Рәмиевләр нәселен барлаучы. ССРБ География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбурда яшәгән йорты диварындагы истәлек тактасы

1916 елның 30 июнендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр волосте (хәзерге БР Миякә районы) Олы Кәркәле авылында мулла гаиләсендә туган. Әнисе Фатыйма Гомәр кызы Козлова-Рәхимкулова 19091911 елларда Иж-Бубыйга барып Мөхлисә Бубыйның мәдрәсәсендә укыган мөгаллимә. Рәхимкуловларның гаиләсе репрессиягә эләккәч, унөч яшьлек Мәдинә авылыннан чыгып китеп, Дәүләкән элеваторында кара эштә эшли. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. 19321936 елларда Урта Азиядә: Кыргыз АССРда башлангыч мәктәп укытучысы, «Узтранс» автобазасында нарядчы, Сәмәркандта эшче факультетында укый. Казан дәүләт университетына укырга керә, ләкин матди кыенлыклары булу сәбәпле, аны тәмамлый алмый. 1942 елда Ырынбур дәүләт педагогия институтын «физик-математик» белгечлеге буенча тәмамлап, югары белемгә ия була.

19431953 елларда Ырынбур шәһәре һәм Ырынбур өлкәсе мәктәпләрендә укытучылык итә. 19531971 елларда Ырынбур авыл хуҗалыгы институтының физика һәм электротехника кафедрасында эшли. Аннары Ырынбур педагогия көллиятендә гарәп һәм кешелек цивилизациясе тарихын укыта. «Революциягә кадәр татар дини мәктәпләрендә табигать фәннәрен укыту һәм шул чорда Россиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча татарча басылган дәреслек» дигән фәнни монография (диссертация) яза.

М. Рәхимкулрова Ырынбур татарларының милли мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында аерым урын тота: Ырынбур өлкә телевидениесендә һәм радиосында татарча тапшырулар программасын булдыруда, Хөсәен Ямашев исемендәге татар-башкорт шәһәр китапханәсен ачуда, Ырынбур педагогия көллиятендә татар-башкорт, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү төркемнәрен оештыруда зур тырышлык куя. Дәрдмәнд-Рәмиевләр, Ризаэддин Фәхретдин, Хөсәеновлар турында җентекләп мәгълүмат җыеп, алар турында китаплар чыгара, әлеге шәхесләр яшәгән йортларга таштакталар куйдыра (үз хисабына), уку йортларының татар бүлекләрендә яхшы укучы талибәләренә махсус стипендияләр булдыра[2][3].

М. Рәхимкулрова – дистәләгән гыйльми-гуманитар хезмәтләр, йөзләгән фәнни-публицистик мәкаләләр язган шәхес. Үз хисабыннан булдырган 23 китап авторы. Ризаэддин Фәхретдиннең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә зур өлеш кертә. Аның «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Тәрбияле хатын», «Гаилә», «Нәсыйхәт», «Җәвамигуль каләм шәрхе» (русчага да тәрҗемә иткән), «Әхмәт бай» һ. б. хезмәтләрен гарәп имлясыннан кириллицага күчерә. Рәссамнар Мидхәт Подмарев, Лилия Гыйләҗева белән берлектә, үзешчән нәшрият булдырып, Р. Фәхретдиннең кайбер әсәрләрен китап итеп бастырып, китапханәләргә таратуны оештыра.

Озак еллар алып барган тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак, татар һәм рус телләрендә язылган «Ырымбурда «Хөсәения» мәдрәсәсе», «Инкыйлабка кадәр татар мәктәпләрендә табигый фәннәрне укыту», «Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы», «Искәндәр һәм Бәшир Рәмиевләр», «Рәмиевләр», «Җәгъфәр Рәмиев», «Ырымбур сәүдәгәрләре», «Ырымбур тарафларында ислам нуры», «ЮНЕСКО карары буенча Галимҗан Ибраһимов елы», «Гатаулла Камский һәм башка зыялыларыбыз», «Гани байның тууына 160 ел» һ. б. хезмәтләре барлыкка килә. Садретдин Айнинең «Иске Бохарада» әсәрен тәрҗемә итә. Ире Якуб Шабакаев белән бергә җыйган һәм бастырып чыгарган «Борынгы милли җырлар» китабы автордашы. Йөзләгән борынгы фотосурәтләр тупланмасы булдырган.

2004 елның 15 февралендә Петербургта вафат. Петербургның мөселман зиратында җирләнгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мәдинә Рәхимкуловага»

Тарих белән киләчәккә
Хезмәт иткән ханым ул,
Татарның йөзен үзенә
Ачып биргән ханым ул!
Туган халкы күңеленә
Уйлар уйган ханым ул.
Исән чакта һәйкәлләрен
Салып куйган ханым ул!
Мансур Сәгъдиев, 1996

Ире Якуб Шабакаев. Уллары Рәшит – инженер (Ырынбур), кызлары Диләрә (Позднякова) – музыкант (Петербург), олы кызлары Динә (Һаральдсон) – берничә китап авторы (Норвегия, Осло)[4].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011Ырынбурның 38нче санлы татар телен тирәнтен үзләштерүче мәктәп музеена Мәдинә Рәхимкулова исеме бирелде[5].
  • 2016 — Ырынбурда яшәүче Хәзирә Абделмәневаның «Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова» китабы дөнья күрә.
  • 2018 — Ырынбурда галимә яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 198нче бит
  2. Фирүзә Әбсәләмова. Оренбурда Мәдинә Рәхимкулованың хәтер кичәсе үтте. Азатлык радиосы, 5.07.2011
  3. Фәүзия Бәйрәмова. Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы(үле сылтама). Мәдәни җомга, 22.09.2016
  4. Фирүзә Әбсәләмова. Оренбурда төбәк тарихчысын искә алдылар. Азатлык радиосы, 30.09.2012
  5. Фирүзә Әбсәләмова. Оренбурда татар музее ачылды. Азатлык радиосы, 1.03.2011
  6. Оренбургта Мәдинә Рәхимкуловага истәлек тактасы ачылды(үле сылтама). Татар-информ, 8.12.2018

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айдар Хәлим. Гөман яктысы. «Мәйдан», 2016 ел, июль, 94-99нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]