Мәдинә Тимерҗанова
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Мәдинә Тимерҗанова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова |
Туган | 14 апрель 1956 (66 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Октябрь районы (Татарстан), Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы Милли китапханәсе |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. |
Мәдинә Тимерҗанова - Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры. 1956 елның 14 апрелендә ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Әхмәт авылында туган.
1979 елда Казан дәүләт педагогика университетын «Тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы» белгечлеге алып тәмамлаган.
2002–2005 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе рәисенең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2006–2016 елларда – «Казан» телерадиокомпаниясе («Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы) генераль директоры.
2016–2020 елларда – «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары.
2020 елның августыннан – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2016 елда - «Фидакяр хезмәт өчен» медале [1]
- «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Мәдинә Тимерҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде Сөембикә журналы
Төркемнәр:
- 14 апрель көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Норлат районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Татарстан журналистлары
- Татар журналистлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Казан оешмалары җитәкчеләре