Эчтәлеккә күчү

Мәдинә мәчете (Сокуры)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдинә мәчете (Сокуры) latin yazuında])
Мәчет
«Мәдинә» мәчете
Ил Россия
авыл 422622
Татарстан байрагы Татарстан,
Лаеш районы, Сокуры-2, Борхан Шаһиди ур., 1 [1]
Координатлары 55.613951, 49.386351
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Лаеш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасыз, гөмбәзсез мәчет
Нигезләнгән 2022
Төзелеш еллары 20222025 еллар
Төп даталар:
2022 (төзелеш башлану)
2025 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Мәдинә мәчете (рус. Мечеть «Мадиня») ― Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылында (Яңа Сокуры-2 коттеджлар бистәсендә [2]) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2025 елның 1 июнендә ачылган.

Мәчеткә керү юлы

Мәчет төзелеше 2022 елның 30 июлендә башланган. Мәчет хуҗалык ысулы белән төзелгән: төп эшләрне җирле халык башкарган, катлаулы этапларга белгечләр чакырылган.

Төзелеш өчен акча инвесторлардан һәм авыл кешеләреннән җыелган. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (Габишево), 2025 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән Илсур Гомәр улы Дияров[3] һәм аның гаиләсенең өлеше кергән[4].

Мәчет ачылу тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы мөхтәсибе Бари улы Наил хәзрәт Әбелханов һ.б. кунаклар катнашкан[5]

Мәчет Борһан Шаһиди урамы, 1 адресы буенча урнашкан. Мәйданы 283,2 кв. метр булган ике катлы бина 1 мең кв. метрлы җир кишәрлегендә төзелгән.

Мәчет барлыгы ~230 кешене сыйдыра. Беренче катта 200 кешелек ир-атлар өчен намаз залы, гардероб бүлмәләре, имам кабинеты, икенче катта 30 кешелек хатын-кызлар өчен намаз залы һәм уку сыйныфы урнашкан.

Комплекс территориясендә төзекләндерелгән чишмә бинасы бар.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Наил улы Марат хәзрәт Гайнетдинов[6].