Эчтәлеккә күчү

Мәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәк latin yazuında])
Мәк
Сурәт
Халыкара фәнни исем Papaver L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Papaveroideae[d]
Таксонның халык атамасы poppy[3], خشخاش, Lalə, Agouna, Мак, мак, རྒྱ་མེན།, mák, Mak, Valmue, Mohn, Mak, Παπαρούνα, Papavo, Amapola, Magun, خشخاش, Unikot, Pavot, פרג, Makovi, Mak, mák, Խաշխաշ, ケシ属, ყაყაჩო, 양귀비속, Бубуяр, Aguona, Klaproos[4], Valmuer, Дзæгъдзæгъгæнæг, mak, P'akincha, мак, mak, mak, Vallmosläktet, Haşhaş, Мак, мак, 罌粟屬, 罂粟属[5] һәм 罂粟属[6][7][8][…]
Таксон синонимы Рёмерия[d] һәм Stylomecon[d]
Таксономик төр P. somniferum[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=8801[9]
 Мәк Викиҗыентыкта

Мәк (лат. Papáver) - Мәк чәчәклеләр семьялыгына керүче күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы .

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Йоклаткыч мәк - Мәк ыругының киң таралган. , «Köhler’s Medizinal-Pflanzen» китабыннан ботаника иллюстрациясе, 1887
Чәчәк диаграммасы

Берьеллык, икееллык, һәм күпьеллык үләннәр. Үзәк тамырлы. Сабагы туры, 30–120 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, күгелҗем төстә, каурыйсыман бүленмә, дулкынсыман тешле читле. Чәчәкләре берле, зур, ачык яки ак төстә, озын чәчәк сабында урнашкан. Җимеше — зәңгәрсу-кара төстәге бик күп вак орлыклы, төрле формада һәм зурлыктагы эре тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә.


Таралу һәм экология

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Мәк уртача, субтропик һәм, сирәгрәк салкын зоналарда очрый. Күпчелек коры шартларда - далалар, ярым чүлләр, чүлләр, коры, ташлы тау битләрендә үсә.

Рәсәйдә һәм күрше илләрдә якынча 75 төре бар, аларның күбесен Кавказ һәм Үзәк Азиядә үсә.

Иң еш очрый торган төрләр - Кыргый мәк (Papaver rhoeas L.), кырларда һәм юл буйларында чүп үләне булып үсә, Көнчыгыш мәк (Papaver orientale L.) - Кавказның көньяк өлешендәге тауларның урман һәм субальпий поясларында, Шома сабаулы мәк (Papaver nudicaule L.) - Алтай, Көнчыгыш Себер һәм Үзәк Азия далаларында үсә

ТР территориясендә коелучан мәк (кыргый мәк) (P. rhoeas) үсә, чәчүлекләрдә, юл буйларында очрый. 1980 елларга кадәр Көнбатыш Кама аръягында йокы яки әфьюн мәге (P. somniferum) үстерелә[10].

Мәк нәселенең берничә төре популяр декоратив үсемлекләр. Төрле бакча сортлары бар.

2004 елдан башлап, Россиядә Әфьюн мәген (Papaver somniferum L.) һәм наркотик матдәләргә ия булган башка мәк төрләрен үстерү тыелды , моның өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 231 статьясы каралган.

Шома сабаклы мәк

Бүгенге көн мәгълүматы буенча, Мәк ыругында 50 дән артык төр бар .

Май һәм аксымга бай орлыклары — азык, тартмачыклары дару (онга тарттырылганнан соң һәм орлыкларыннан аергач) буларак кулланыла, морфин алкалоидлары, кодеин, папаверин алалар.

Әфьюн мәге азык һәм дару үсемлеге булып тора.

Томас Готч, Үлем-кәләш (1894/1895)

Мәк Балканда һәм Славян миф һәм йола традицияләрендә аерым урын алып тора [11] . Күпчелек халык бу чәчәкне йокы һәм үлем символикасы белән бәйли; Грек мифологиясендә мәк йокы алласы Гипносның атрибуты .

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы алласы Деметра символларының берсе, аның кушаматларының берсе Мекона - "мәкле" (Мекон, "мәк" - аның мәхбүбенең исеме) [12]: гадәттән тыш уңдырышлылыгы аркасында, бу чәчәк еш кына фольклор легендаларында һәм йолаларда уңдырышлылык белән бәйләп күрсәтелә. Шул ук вакытта, бу атрибут аллаһның үлеләр дөньясы белән бәйләнешен күрсәтә: ул - барлык тереклекне тудыручы һәм үлгәннәрне кабул итүче Җир Ананы билгели.

Күпчелек риваятьләрдә мәк еш кына гаепсез кан кою белән бәйле: беренче мәкләр хачка кадакланган Мәсих каныннан үскәннәр дигән ышану бар [13] . Күпчелек борынгы халыклар өчен мәк - кайгы һәм матәм символы.

Орест Кипренский. Кулынаканәфер тоткан мәкле тәкыя кигән кыз. 1819.
  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 32 / мөхәррир У Чжэнъи — 1999.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  8. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/mk
  11. Судник Т. М., Цивьян Т. В. Мак в растительном коде основного мифа (Balto-Balcanica) 2011 елның 27 август көнендә архивланган.
  12. Н. Ф. Золотницкий. Цветы в легендах и преданиях 2012 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган — М., 1913.
  13. Мак. Мифы народов мира. Онлайн энциклопедия. www.mifinarodov.com. әлеге чыганактан 2019-09-03 архивланды. 2020-01-27 тикшерелгән.
(Тикшерелгән 7 сентябрь 2009)