Мәкаләи махсуса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләи махсуса latin yazuında])

«Мәкаләи махсуса» (иске тат. Махсус мәкалә‎) - Габдулла Тукайның 1912 елда язылган мәкаләсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкалә «Ялт-Йолт» журналының 1912 ел 40 нчы (1 июль) [1] санында «Хакыйрь Шүрәле» имзасы белән басылган; ахырга «Тройски, 20 май, 1912 сәнә» дип куелган. Икенче кисәгенең I-V бүлекләре журналның шул ук елгы 41 (15 июль) санында «Сәяхәте көбралар ясаучы Шүрәле» [2] имзасы белән, VI-IX бүлекләре 45 нче (5 ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Тукай әсәрләренең «Яңалиф» басмасының 3 нче томына (1931) кертелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Журналда «1 июнь» дип ялгыш язылган, 1 июньдә 39 нчы сан чыккан була.
  2. Сәяхәте көбра – зур сәяхәт; Тукайның бу чорда сәяхәтләрдә булуына кинәя булырга мөмкин.