Мәктәбебез музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәктәбебез музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Мәктәпнең музее


Түбән Кама шәһәре 31нче урта мәктәп музее ачылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама шәһәрендә 1995 нче елда 31нче урта мәктәп ачыла һәм шушы мәктәпнең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н.Нәфыйкова ул выкыттагы 5 К сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән музейга экспонатлар туплау эшен башлап җибәрә. Бүгенге көндә экспонатларның саны 2000нән артып китә. Мәктәп ачылуга 5 ел тулган көннәрдә «Мәктәп музее» исемен бирү турында таныклык алына. Бүгенге көндә музей Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы (№ 9827 2004ел, 28 нче май) һәм Татарстан республикасы мәктәп музейлары эшен тикшерү комиссияләре тарафыннан бирелгән (№ 354 2000 нче ел, 15 нче май; 31.10.2007 нче елда озайтылган) ике таныклыкка ия. “Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемендәге туган якны өйрәнү музее 3 залдан тора: “Үткән сугыш авазы ”, “Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре”, “Онытылмаслык мәктәп еллары”.

“Үткән сугыш авазы ” дип аталган беренче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Үткән сугыш авазы ” дип аталган беренче залдагы зур бүлек Бөек Ватан сугышы чорына карый. Монда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдырган экспонатлар тупланган. Ишек төбеннән үк биредә күңелне сагыш баса. Гармун уйнап, яшь аралаш елмаерга тырышып, сугышка китеп баручы авылдашлар, әтиләр, егет-җиләнне күргәндәй буласың. Алга таба бер-ике адым атлауга дошман пулясыннан теткәләнеп беткән солдат каскасына, киемнәренә, патроннар һәм шәхси кирәк-ярак салына торган сумкаларга, саргаеп, таушалып беткән солдат хатларына тап буласың. Муса Җәлил әсир төшкән Волхов фронты һәм башка сугыш карталарын күреп тә гаҗәпкә каласың. Бөек язучыбыз турында без истәлек материалларны укып таныш, ә музейда сугыш вакытында ул булган урыннар хакында нәкъ шул урыннарда казу эшләре алып барган «Эзләнү» экспедициясе төзегән карта да бар. Ул картаны безгә «Эзләнү» экспедициясе әгъзасы Чичиков Евгений Владимирович бүләк итте.

“Эзләнү” экпедициясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мондагы экспонатларның күбесен, бөтен Рәсәй күләмендә оештырылган “Эзләнү” экпедициясе белән Волгоград өлкәсенең Мясной Бор дип аталган, ә бүгенге көндә, барчабызга да мәгълүм булганча, “Үлем үзәне” дип исемләнгән сазлыктан үзебезнең мәктәп укучылары һәм музей активистлары: А.Галиәхмәтов, К.Степанова, А.Садыйков, Е.Чикишева, А.Якубовлар 2003 нче елның 28 нче апреленнан 17 нче маена кадәр 1941-1942 нче елларда Бөек Ватан сугышы үткән җирләрдә казу эшләрендә катнашып, мөмкин булган кадәр экспонат булырлык сугыш калдыклары алып кайттылар, һәм шул экспонатларга нигезләнеп, музей стеналарын киңәйттек.


Шушы ук залда Әфган, Чечня сугышында һәлак булганнар хакында да истәлек материаллар туплана. Кыскасы, биредә беркем дә, бернәрсә дә онытылырлык түгел. Күңелгә авыр булса да, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бу бүлекнең өлеше гаять зур. Икенче залда - татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре. Алар берничә тематик экспозициядә урын алган: “Хуҗалыкта”, “Үз кулларым белән”, “Мич буенда”, “Өй күренеше”, “Милли киемнәр”, “Серле бирнә сандыгы”, “Чыракай”, “Сөлгеләр”, “Күн мозаикасы”, “Шәлләр”. Биредә һәркем үзенең ерак тарихына әйләнеп кайткандай була, хатирәләрен яңарта. Чөнки анда сине ишегалдындагы сиртмәле кое макетыннан башлап, ат җигү өчен кирәк-яраклар, кирпич сугу җайланмасы, киез итек басу өчен калыплар, гөбе һ.б., һ.б. бик күп экспонатлар каршы ала. Биредә һәр кеше, кулына табагачын тотып, майлы табада коймак йөздергән әбисен яки әнисен күз алдына китерә торгандыр. Җиз күмер самавары, җиделе лапмпалар да үз урыннарын тапкан. Алгарак китсәк – рамда 1950-1960 елларга караган фотосурәтләр... Сәкедә урын алган экспонатларга күз салсаң, әле генә кемдер биредә булган да каядыр ишегалдына гына чыгып киткән кебек тоела. Чөнки бар нәрсә дә шундый табигый, күңелгә шундый ятышлы итеп урнаштырылган. Ә сәке астындагы ояда “бәбкә чыгарып” утыручы казның үзеңә сузылган башын күрсәң, үзеннән-үзе бала чагыңа юл аласың, тәндә каз тешләүдән авырту тойсаң да, иреннәргә елмаю куна. Татар халкы ял да итә белгән, эштән дә тартынып, куркып тормаган, бер генә минутын да әрәмгә уздырмаган ул. Чиккән сөлге, челтәрләр, мендәр тышлары, алъяпкычлар, калфак, түбәтәй кебек экспонатлар әнә шул турыда сөйли. Татар халкының эш һәм бәйрәм киемнәре белән танышканнан соң, андагы татар халкының үзенә генә хас киемнәренә сокланып та, сөенеп тә йөрисең. Татар хатын-кызларының энҗе- мәрҗәннәр һәм сәйләннәр белән чигелгән калфакларын, камзулларын күргәч соклануның иге-чиге булмый.

“Онытылмаслык мәктәп еллары”залы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Онытылмаслык мәктәп еллары” дип исемләнгән өченче залда мәгариф системасы һәм, шуңа бәйләп, мәктәбебез тарихы турында экспонат-материаллар туплана. Биредә борынгы гарәп, латин графикасын кулланып язылган китаплар, төрле телләргә өйрәтүче әлифбалар, татар теле галиме Х. Корбатовның “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы” дигән фәнни хезмәте, Әгерҗе районындагы Таҗи Гыйззәт туган Барҗы-Омга авылы башлангыч мәктәбеннән бүләк итеп җибәрелгән укучылар партасы, Иж – Бубый урта мәктәп музееннан алып кайткан кара савыты, элекке укучы формалары, төрле балалар оешмалары значоклары, экспозиция күрке булып торучы җиз кыңгыру һ.б. экспонатлар урын алган.