Мәликүл-Мүлк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәликүл-Мүлк latin yazuında])

Мәәликүл-мүлки (гарәп. مَالِكُ الْمُلْكِ‎) — Аллаһның 99 исеменең берсе.

Һәр нәрсәнең хуҗасы, иясе — Улдыр. Безнең үз малыбыз дип уйлаган нәрсәләр асылда — Аныкыдыр. Теләгән вакытта кулыбыздан алыр. Без Аның мөлкендә яшибез. Безгә теләгән эшне эшләр. Мөлкәтнең мәңгелек хуҗасы да — Улдыр. Мал-мөлкәт барысы фанидыр. Дөнья тормышында вакыт уздырмак өчен генә булган бер чарадыр. Әмма бик күп кешеләр, мал-мөлкәтне үзләренең асыл максатлары дип уйлап, аның артыннан чабалар. Ләкин ул маллар, ул байлыклар хуҗасының артын¬нан йөгермәс, ахирәттә хуҗасына һичбер файда китермәс. Ул көнне файда бирәчәк бердәнбер нәрсә — сәламәт кальбтер, ягъни самими күңел.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]