Мәликә Разакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәликә Разакова latin yazuında])
(Мәликә битеннән юнәлтелде)
Мәликә Разакова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Мәликә Мәхмүт кызы Разакова

Туу көне

1 ноябрь 1985(1985-11-01) (38 яшь)

Туу урыны

Үзбәкстан ССР, Каршы

Эшчәнлек еллары

2000 – х.в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

киноактриса, җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада, поп-музыка

Псевдонимнар

Мәликә

Коллективлар

«Мәликә» төркеме

Бүләкләр

ТР атказанган артисты - 2017БР атказанган артисты - 2022

malikarazakova
Милләт

татар

Мәликә Разакова, Мәликә Мәхмүт кызы Разакова (1985 елның 1 ноябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Каршы) — кино һәм эстрада актеры, җырчы (сопрано), Татарстанның (2017) һәм Башкортстанның (2022) атказанган артисты, «Татар җыры» фестиваленың «Алтын барс» призы иясе (2003, 2004 һ.б.). 2000 елдан һөнәри җырчы. Җырларын унлап телдә, шул исәптән, татар, рус, башкорт, үзбәк, төрек, инглиз һ.б. телләрдә башкара.

Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры солисты. [1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Единственный мужчина» фильмының постеры

1985 елның 1 ноябрендә Үзбәкстанның Каршы шәһәрендә музыка сөюче гаиләдә туган. Бабасы Мәхмүт Госманов — җырчы һәм музыкант, әбисе Миңлекамал Ихсанова — җырчы һәм музыкант, әтисе Мәхмүт Разаков — композитор, җырчы, музыкант – мультиинструментчы, әнисе Гөлсинә Госманова — музыкант (виолончельдә һәм аккордеонда уйнаучы), Мәликәнең продюсеры[2].

Әнисе белән 1998 елда Уфага, 2000 елда Казанга күчеп килгән.

Сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә Карши шәһәрендә (Үзбәкстан) яшүсмерләр арасында үткән бәйгедә чыга.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау бүлеген (укытучысы — РФ халык артисты профессор Венера Ганиева), РАТИ-ГИТИС ның драма театры һәм кино актеры факультетын (2013, остазлары — Владимир Андреев, А. Шейнин) тәмамлаган [3][4].

РФ (мәсәлән, «Главная сцена» телевизион проекты (2015), «Новая волна-2017» халыкара җыр бәйгесе) һәм дөнья күләмендәге төрле конкурсларда катнаша [5][6].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2010 — «Единственный мужчина» (тат. Бердәнбер ир-ат; мелодрама, сериал) — тәрҗемәче Туан.[7][8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Республике Татарстан в честь 15-летия отрядов мобильных особого назначения с концертами выступил Образцово-показательный оркестр ВНГ России. 2022 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Управление Федеральной службы войск национальной гвардии Российской Федерации по Республике Татарстан (Татарстану), 15.01.2020(рус.)
  2. Мәликә Разакова «Чикләрсез татарлар» порталында
  3. Казанская певица снялась в российском сериале «Единственный мужчина». «Комсомольская правда», 05.10.2010
  4. Мәликә. Татар чәчәге кайда?(үле сылтама)
  5. Мәликә «Главная сцена» сәхнәсендә чыгыш ясады. «Самара татарлары,» 12.10.2015
  6. Җырчы Мәликә халыкара җыр бәйгесенең ярымфиналына чыккан. «Мәйдан»
  7. «Единственный мужчина». Информация о фильме. Энциклопедия сайта Кино-театр.РУ, 22.02.2011
  8. Малика Разакова. HDKino.cc - Фильмы онлайн hd
  9. Лейла Аралбаева. Работников культуры Башкортостана перед Новым годом наградили почетными званиями. ИА «Башинформ», 30.12.2022 (рус.)
  10. «Исем бирделәр». «Акчарлак», 30.11.2017

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]