Әнәс Кари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Кари latin yazuında])
(Мәлик Әнәс битеннән юнәлтелде)
Әнәс Кари
Файл:Әнәс Кари.gif
Туган 11 июнь 1925(1925-06-11)
Азнакай районының Уразай авылы
Үлгән 1954(1954)
Һөнәре язучы

Әнәс Каритатар язучысы, шагыйрь.

Ул 1925 елның 11 июнендә Азнакай районының Уразай авылында туа. Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәрендә укытучылар институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң башта – Арча педагогика училищесында, аннары Питрәч районына керә торган Янсуар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елларда аның республика газета-журналларында педагогик-методик темаларга кагылышлы мәкаләләре басыла.

Ул әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның “Балаларга бүләк”, “Гөлбакча”, “Күңелле ял”, “Дуслык”, “Беренче адымнар” дигән китапларын балалар яратып укый. 1990 елда шагыйрьнең “Тамчы тамганда” исемле җыентыгы басылды.

Язучы 1954 елда вафат.