Мәлки балалар йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәлки балалар йорты latin yazuında])
Мәлки балалар йорты
Оешма төре:

балалар йорты

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
гамәлгә куючылар

СССР хөкүмәте

Нигезләү

1942 ел

Ликвидация

1953 ел


Мәлки балалар йорты (Мәлки ятимнәр йорты) — Бөек Ватан сугышы чорында ятим калып, күбесенчә СССРның көнбатыш территорияләренән эвакуацияләүгә дучар булган ятим балалар өчен ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында ачылган ятимнәр йорты.

Ятимнәр йортының тәрбиячеләре белән балалары

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ятимнәр йорты 1942 елның декабрендә ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылында Белоруссия, Ленинград, Балтыйк буеннан ятим калган балалар өчен ачыла. Башта биредә 26 бала тәрбияләнсә, соңрак якын тирәдәге ятим калган балалар белән бергә саннары йөзгә җитә. Ятимнәр йорты күбесенчә Америкадан килгән гуманитар ярдәм белән яши. Балалар биредә җиде еллык белем алып Казан профучилищеларына укырга җибәрелгәннәр.

1953 елда ятимнәр йорты Апас авылына күчерелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]