Эчтәлеккә күчү

Мәлләтамак мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәлләтамак мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мәлләтамак мәчете
«Сөләйман» мәчете
Ил Россия
авыл 423368 Татарстан, Мөслим районы, Мәлләтамак, Тукай ур., 1
Координатлары 55°18′49″ т. к. 53°05′35″ кч. о
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Мөслим районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2003 (төзелеш башлану)
2004 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Мәлләтамак мәчете, шулай ук «Сөләйман» мәчете (рус. Мечеть «Сулейман» в селе Мелля-Тамак) ― Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге административ үзәге Мәлләтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ТР МДН Мөслим районы мөхтәсибәте карамагында.

1870 ел мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирәхтә волостена караган авылда мәчет, мәктәп эшләгән. ХХ гасыр башында 3 мәхәлләдә 3 мәчет, мәдрәсә (1908 елдан), 3 мәктәп эшләгән[1].

1905 елгы инкыйлаб йогынтысында, 1908 елда авылда 4 класслы мәдрәсә ачылган. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәрдән арифметика, элементар география, тарих укыту бик чикләнгән. Мәдрәсәдә укыту өчен Олы Чакмактан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Шакир мулла чакырып китерелгән. Аның 1909 елда Уфадан география картасы, глобус, линейка[d], счет[d], грифель тактасы[d], карандаш кебек уку әсбаплары алып кайтуы авыл халкы өчен шаккатарлык вакыйга булган, аларны күрергә авылның бөтен халкы җыелган.

Мәлләтамакта 3 мәхәлләдә өч мәчет эшләгән. Нигъмәтелгата, Минһаҗ, Әшрәфҗан исемле кешеләрнең мулла булуы билгеле[2].

Совет власте ныклап урнашкач, Мәлләтамактан Нигъмәтелгата, Минһаҗ, Әмир муллалар эшләреннән читләштерелеп, төрлечә мәсхәрәләнеп, сөргенгә сөрелгән[3]

Урыны

Мәлләтамак авылында, Яр Чаллыдан Мөслимгә баручы юлның уң ягында, тау башында, барлык яктан да күренә торган урында яңа мәчет салынган [4]. Мәчет янәшәсендә Тукай исемендәге парк булдырылган. Әлеге паркта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (бюст) урнаштырылган.

Мәлләтамак авылындагы «Сөләйман» мәчете 2004 елда, Ураза бәйрәменә ачылган. Иганәче ― 1950 елда Мәлләтамакта туган, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов[5]. Ул мәчетне төзетүне үз өстенә алган, бүген дә иман йортын эшләтү буенча чыгымнарны үзе каплый [6].

Мәчеткә Рафаэль Сөләйман улы Юнысовның Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып (кулсыз) кайтып, гаилә корган, дүрт бала үстергән әтисе Сөләйман Юнысов хөрмәтенә «Сөләйман» исеме бирелгән[7].

2004 елдан имам-хатыйб ― Мортаза улы Өлфәт хәзрәт Мортазин[8]. Авылдагы икенче мәчет эшләми.

  1. Мәлләтамак. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
  2. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы, 2003. ― Б.164-165
  3. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы, 2003. ― Б.80
  4. Нәкъ 20 ел элек М.Тамак авылында,тау башында, барлык яктан да күренэ торган урында, мәһабәт мәчет салынды. Исполнительный комитет Мелля-Тамакского СП, 2.11.2024
  5. Юнусов Рафаэль Сулейманович генеральный директор АО «Челны-Хлеб». «Бизнес Online»(рус.)
  6. 20 лет назад начала служить жителям села Мелля-Тамак мечеть «Сулейман». Альберт Хузин ВКонтакте, 2.11.2024
  7. Флүр Баһаутдинов. Гомер юллары / Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар. К.: Идел-Пресс, 2006. ― б.272. ISBN 5-85247-005-4
  8. Муртазин Улфат Муртазинович