Мәмдәл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәмдәл latin yazuında])
Мәмдәл
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°3'тн, 48°57'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 514 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422728
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Мемдель

МәмдәлТатарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Мәмдәл авылы район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 110, Казаннан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.

Почта индексы — 422728.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тарихи чыганакларда шактый еш күзгә чалына. Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә ул Мамдели исемендә Ал ат юлы өстенә утырган авыл дип бирелә. Казан өязе теркәү кенәгәсендә исә ул Мемдели рәвешендә күрсәтелгән, анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәве әйтелгән. 1591 елның сентябре — 1592 елның августы белән Мәмдәл атамасы тарихчы-галим И. Н. Ермолаев бастырып чыгарган документлар җыелмасында да теркәлгән. Анда йомышлы татар Бигулян Базыевка йорт салу һәм иген игәр өчен ике жирәбә өлеш җир бирелүе турында сүз бара. Археограф Һ. Йосыпов авыл зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы тапкан. Бу кабер ташын археологлар да билгеләгәннәр.

Д. А. Корсаков җыентыгында Мәмдәл атамасы ике тапкыр искә алына. Берсендә ясак түли торган 141 татар, 5 керәшен, икенчесендә 126 йомышлы татар һәм 3 керәшен яшәве күрсәтелгән. А. Артемьев җыентыгында Мәмдәл авылы болай сурәтләнә: «Авылдагы 144 хуҗалыкта 378 ир-ат һәм 536 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет булган, сишәмбе көннәрендә базар үткәрелгән». И. А. Износков хезмәтендә (1885 ел) күрсәтелгәнчә, авылда 185 йорт булып, аларда 621 ир-ат һәм 563 хатын-кыз яшәгәнлеге әйтелә. Халык урта хәлле булган. Монда балта эше, тегүчелек, күн итек тегү, арба һәм көпчәк ясау, тимерчелек, йон тетү, он тарту кәсепләре белән шөгыльләнгәннәр. 1876 ел март датасы белән Мәмдәл атамасы «Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии 50—70-х годов XIX в.» китабында телгә алына. Бу авыл халкы 1837 елда икенче мәхәлләдә ачылган мәдрәсәдә үз исәбенә рус теле укытучысы тотарга дигән җирле хакимият әмеренә катгый рәвештә каршы чыга. H. Н. Вечеслав хезмәтендә Мәмдәл турында түбәндәге мәгълүматлар бар: «Авылдагы 135 хуҗалыкта 706 ир-ат һәм 700 хатын-кыз яши. Анда ике агач мәчет, өч су тегермәне, ике буяу остаханәсе, бер тимерче алачагы, шырпы ясый торган ике остаханә, 22 кибет, бер мәйханә, ашханә, җил тегермәне булган, һәр сишәмбе көнне базар үткәрелгән». 1898 елгы җыентыкта Мәмдәлдә татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К. П. Берстель китабында Мәмдәл авылында барлыгы 1237 кеше яши дип күрсәтелә.

Элекке вакытларда Алат һәм Гәреч юлы өстендә утырган Мәмдәл, Юртыш, Яңа авыл, Чүрчиле, Упса башы, Айбаш, Чуаш Иле, Зур Кавал, Кече Кавал, Олы Күлбаш, Кече Күлбаш, Маҗар авыллары халкы, июль аеның урталарында бергәләшеп, Кабак җыены үткәргәннәр.

Авыл исеме Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (Казан, 1989) дип аталган китабының «Шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар» бүлекчәсендә искә алына. Мәрҗани биредә Мелла Садыйк бине Сафакол бине Котый бине Килмәк әл-Мәмдәлигә сыйфатлама бирә: «Мелла Садыйк бине Сафакол бине Котый бине Килмәк әл-Мәмдәли тумышы белән Галич төбәгәндәге Мәмдәл исемле авылдан. Атасы мелла — Олы Мәңгәр авылының өченче мәчете имамы — ике нәүбәт Дини идарәдә казый булды. Анасы — Габдессәлам бине Исмәгыйль бине Нурмөхәммәд бине Ишмөхәммәд әл-Мәмдәли кызы һәм Габдеш хәзрәтнең сеңлесе.

Мелла Фаяз бине Габделгазиздән һәм гасырының башка укымышлыларыннан белем алып, 1235 (1819) елда Хәенә авылында имам хатип һәм мөдәррис була. 1268 (1851) елның зөлхиҗҗә аенда Хөснәдә вафат булып, шуның каберлегендә җирләнә. Мелла Фәхретдин бине Арслан бине Морадгали бине Мирас әл-Букяли мөхтәсиб — аның укучылары җөмләсеннән».

Марсель Әхмәтҗанов хезмәтендә «Расмөхәммәт шәҗәрәсе» тикшерелә. Аның хронологик чикләре — XVII—XX йөзләр. Бу шәҗәрә буыннарын тәшкил иткән шәхесләр Биектау районының Мәмдәл, Юртыш, Зур Кавал, Дөбъяз һәм Әтнә районының Яңа Кенәр, Арча районының Яңа Иябаш авыллары белән бәйләнешле. Расмөхәммәт Мәмдәл авылына, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, Тау ягының Кырык Садак авылыннан күчеп утыра. Күченү вакыты XVII йөз ахырларыннан да алдарак түгел.

Мәмдәлнең олы буын кешеләре авыл оешу турында түбәндәгеләрне сөйлиләр.

«Авылның утырганына 400—500 еллар бар. Элек монда чуашлар яшәгән, дип тә әйтәләр. Явыз Иван Казанны алгач, чуашлар хәзерге Канаш ягына качканнар, алар урынына Казан шәһәреннән куылган татарлар килеп утырган, чөнки Казан янында 80 чакрымга кадәр татарлар торырга тиеш булмаган. Мәмдәлдә татарлар Казан яулап алынганчы да яшәгәннәр, чөнки зиратта Казан алынганчы ук куелган таш бар.

Казан тирәсендә Карабай морза гомер кичергән. Аның җире Мәмдәлдә дә булган. Казан алынгач, монда куылып килгән халык аның икмәге белән туенып тора».

Өлкәннәр сүзенә караганда, авыл элек Мәмдәли исемен йөрткән.

Казан алынгач, Мәмдәлгә килеп утырган кешеләрнең исемнәре топонимнарда ныгып калган: Хаҗи Әхмәт — Хуҗамәт сазы, Озынбәй — Озынбы күле, Мөхәммәтгали — Мәмдәл, Айдаргали — Айдар улагы, Туктаргали — Туктар елгасы һәм Туктар әле тавы.

Мәмдәлнең бер нәселен Чүрчиле авылыннан килгән кешеләр тәшкил итә, дип тә әйтәләр.

Мәмдәлдә ике кеше (мулла Хәсәне һәм мулла Шәвәлие) шырпы фабрикасы тоткан. Озынбәй дигән кеше Казансуда тегермән тоткан. Аның нәселләре Казанда яшәгән. Әле 1950 елда да Казаннан карт-карчыклар Мәмдәлгә килеп, бу безнең бабайлар җире дип, Озынбы болыны турында сөйли торган булганнар.

Мәмдәл Казак ягына һәм Лашман ягына бүленә. Мәмдәлдә дүшәмбене Кала базары көне диләр, сишәмбе көн Мәмдәл базары көне булган.

Мәмдәл топонимнарыннан игътибарга лаеклылары түбәндәгеләр: Чыршы, Сәрдәле, Питиал, Әлмәсәр, Коры, Кара, Туктар, Гайни, Сыза, Урта Сыза, Апсабаш, Сөләңгер елгалары, Айдар улагы (ягъни чишмәсе), Озынбы күле, Сөләңгер күле, Чүмгәләк күле, Хуҗамәт сазы; Аю, Кала, Чыпчык (Упса), Маһи, Лашман, Багай таулары; Чыршылы, Сөләңгер, Мылтыклы, Шәмәрдән, Чиркәе, Какылык, Әлмәсәр, Заһит, Баткак, Коры елга, Озынбы болыннары; Чапа ташлыгы; Төлке яры, Монах, Хуҗи, Чуаш Иле, Кара елга, Көек, Заһит, Сөләңгер урманнары; Хәсән, Шомыртлы, Мылтыклы, Кара елга аланнары һ. б.

Мәмдәлдә халык авыл урамнарының борынгы исемнәрен саклаган. Корча аланы, Кара елга, Казак урамнары һ. б. әле дә халык телендә. Казан юлы, Карагуҗа юлы, Яңавыл юлы, Айбаш юлы да элекке атамаларын йөртәләр.

Заманында Мәмдәлдә мәчет һәм мәдрәсә булган. Мәчетне сүтеп, клуб иткәннәр.

Мәктәптә авыл тарихына багышланган музей бар.

Мәмдәлдә Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов, 1918—1978) туып үскән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.