Мәмәшир тирә ягы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәмәшир тирә ягы latin yazuında])

Мәмәшир авылы - Кукмара районының чиге Киров өлкәсенә керүче авыллар арасына урнашкан.Әлеге авылларда яшәүче төрле милләт халыклары- руслар,марилар гомер-гомергә дус булып , кунакларга йөрешеп яшәгәннәр.Шөкер, бу дуслык дәвам итә,гомергә булсын.

Авылым итәгендә җәйрәп яшел болынлык ята,аның буенда зифа талларга чумып Бөр елгасы ага.Авыл уртасыннан кечкенә инеш ага,челтерәп чишмәләре көмеш сулары белән сусауны баса,елгаларында кызарып җиләкләре пешә.Атамалары гасырлардан килеп, тарихи истәлекләр белән яшәүче таулары- Бай тавы,Шәмәй тавы,Әртил тавы.

Әртил тавы атамасы “Промартель” дигән итек басу артеленнән алынган.Безнең авыл кешеләре элек-электән итекчеләре белән дан тоткан. Хатын-кызлар да,ирләр дә әлеге һөнәрне яратып башкарган,бу эш кыш көннәрендә төп керем чыганагы булып та торган.Авыл кешеләре киңәшләшеп болын буена , калкуланып торган тау битендә итек басу артеле- “Промартель” оештырганнар.Аның хәтта үзенең китапханәсе дә булган. Сугыштан соң әлеге промартель Кукмарадагы “Иль” фабрикасына күчерелә. Авыл халкы әле дә бу урынны Әртил тавы дип йөртә.Ул бабаларыбызның тырыш хезмәтен искә төшереп үзенең асылын югалтмый. Анда авылдашларыбыз төрле агачлар утырттылар. Җәй көннәрендә саф һава сулап , җиләк ашап ,кошлар сайравын тыңлап,кыш көннәрендә рәхәтләнеп чана, чаңгы шуып ял итәргә була.

Әртил тавы- тир түгеп,бөек совет дәүләтен төзүгә зур өлеш керткән , хезмәт сөйгән халкымның үткәнен чагылдыручы изге урын булып авылдашлар күңелендә мәңге яшәр.