Мәрсия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрсия latin yazuında])

Мәрсия (гарәпчәелау-сыктау) — Шәрык әдәбиятында вафат булган кешеләрне, күренекле затларны мактау, олылап искә алу шигыре. Гадәттә мәрсияләр өчен элегик, кайгылы аһәң хас. Жанрның конкрет әдәби формасы юк.

Мактау рухы, шигъри теле белән мәдхиягә якын. Әмма мәдхиядә исән кешеләр, ә мәрсиядә вафат булганнар тасвирлана.

Борынгы төрки әдәбиятында, Урта гасыр шигъриятендә очрый. Габдерәхим Утыз Имәни, Акмулла, Габдулла Тукай, Нәҗип Думави иҗатларында бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.