Мәрьям Арсланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрьям Арсланова latin yazuında])
Мәрьям Арсланова
Туган телдә исем Мәрьям Ислам кызы Арсланова
Туган 8 апрель 1926(1926-04-08)
СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Юрга районы (Кемерово өлкәсе), Сарсаз
Үлгән 13 апрель 2022(2022-04-13) (96 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын улица Чехова, 53[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, диктор
Җефет Айрат Арсланов
Балалар Гөлнар, Алсу
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Мәрьям Арсланова, Мәрьям Ислам кызы Арсланова (кыз фамилиясе Фәйзуллина, 1926 елның 8 апреле, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Юрга районы, Сарсаз2022 елның 13 апреле, РФ, ТР, Казан) – 1963-1982 елларда Татарстан радиосында эшләгән диктор, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1977).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 8 апрелендә Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылында туган. Апасы Гәүһәр (1924 елгы). 1931-1937 елларда кызлар Казанда әтисенең икенче гаиләсендә яши, рус мәктәбенә укырга керә. 1937 елда әтиләре кулга алынгач, Себергә кайталар. Бөек Ватан сугышы вакытында заводта, зур станоклар артында токарь булып эшләргә туры килә. Юрга станциясендә механика техникумы ачылгач, анда укый башлый. Беренче курсны тәмамлагач, Казанга китә. Анда театр училищесына (ТАССР атказанган артисты Сәет Садри улы Булатов курсы) укырга керә, театр училищесында секретарь-машинистка булып та эшли. Татар театр техникумын (1949) һәм Казан дәүләт педагогия институтын (1953. читтән торып) тәмамлаган [2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949–1951 елларда – Г. Камал исемендәге Татар академия театрында актриса. Биредә Фатыйма Ильская, Мәрзия Миңлебаева, Галимә Ибраһимова, Рәшидә Җиһаншина, Нәҗип Гайнуллин, Касыйм Шамил, Галия Булатова кебек артистлар белән бергә эшли, Шәүкәт Биктимеров белән театр училищесында бергә укыганнар. Башкарган рольләре: Айсылу («Ташкыннар», Т. Гыйззәт), Маша («Яшьлек белән очрашу», А. Н. Арбузов), Мари — «Икенче фронт артында» (В. Собко), Малай — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) һ. б.

1951–1963 елларда Казан шәһәренең 113нче һ.б. мәктәпләрендә рус теле укыта.

1963–1982 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында диктор; тыңлаучыларда зур кызыксыну уята торган фәнни һәм иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган, шул исәптән музыкаль һәм балалар өчен тапшырулар алып бара. 1982 елда пенсиягә чыга.

1982–1996 елларда Татарстан Мәгариф хезмәткәрләре йортында сәнгать җитәкчесе. Татар һәм рус хорлары, укытучыларга төрле телләр өйрәтү курслары, кызыклы очрашулар оештыра.

1975–2004 елларда Татарстан радиосында шулай ук тыңлаучыларда зур популярлык казанган, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрсәтүче, күренекле татар галимнәре әзерләгән «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бара.

2022 елның 13 апрелендә 97 яшендә вафат. 14 апрельдә Яңа бистә татар зиратында җирләнгән [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире – Айрат Гәрәй улы Арсланов (1928―2010), актер, нәфис сүз остасы, ТАССР (1974) һәм РСФСР (1981) халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (1969). Олы кызы Гөлнар (1952 елгы) Казан дәүләт педагогия институтын, аннан аспирантура тәмамлаган, Казан федераль университетында чит телләр укыта, доцент. Икенче кызы Алсу Ленинград дәүләт университетында Шәрыкъ факультетын, Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган, Әфганстан һәм Иран тарихы буенча гыйльми хезмәт язган, Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]