Мәрьям Бикбулатова
Мәрьям Бикбулатова | |
---|---|
Туган | 12 декабрь 1910 Янгелде, Чабаксар өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 4 июнь 1990 (79 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Мәрьям Бикбулатова, Мәрьям Закир кызы Бикбулатова (12 декабрь 1910, Янгелде, Чабаксар өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 4 июнь 1990 (79 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — гамәли бизәлеш сәнгате остасы, татар халкының милли орнаменты үрнәкләрен җыючы һәм төзүче. Энҗе, сәйлән, ука, тамбурлы чигү; чүпләм сөлге, төкле һәм төксез келәмнәр һәм башка туку әйберләре авторы.[1]
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977).