Мәрьям Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрьям Кәримова latin yazuında])
Мәрьям Кәримова
Туган 7 февраль 1935(1935-02-07)
Илтәй, Янгантауский сельсовет[d], Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 2015
Малаяз, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре мәктәп укытучысы

Кәримова Мәрьям Гатаулла кызы (1935 елның 7 февралендә Малаяз районы Илтәй авылында туган — 2015 елда вафат була) — укытучы, фирка һәм совет хезмәткәре[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәрьям Гатаулла кызы Кәримова 1935 елның 7 февралендә БАССР-ның Малаяз (хәзерге — Салават) районы Илтәй авылында туган. Кызга 12 яшь булганда, әнисе вафат була. Дүрт бала, Мәрьям һәм өч ир туганы, ятим торып кала. Көнкүрештә бөтен хатын-кыз эшен аңа башкарырга туры килә[2].

Тырыш кыз бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга, мәктәптә дә яхшы укый.

1954 елда Белорет педагогия училищесында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң, Курган өлкәсенә эшкә килә.

Тормыш һәм хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елга кадәр Шадрин (хәзерге — Әлмән) районы Тәңрекүл (ba) мәктәбендә укыта. Директор урынбасары була, тормышка чыга.

Читтән торып Курган өлкәсендәге Шадрин педагогия институтында укый. Ике баласы дөньяга килә.

1963-1969 елларда Салават районы Илтәй мәктәбендә укытучы,

1969-1972 елларда — Илтәй мәктәбе директоры. КПСС ның Салават район комитетына агитация һәм пропаганда мөдире итеп эшкә чакыралар.

1973-1990 елларда — КПССның Салават район комитетының өченче секретаре.

2020 елның февралендә Салават районы җәмәгатьчелеге Мәрьям Гатаулла кызының 85 яшьлек юбилеен билгеләде[3].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике бала әнисе.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Фидакар хезмәт өчен. В. И. Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан» юбилей медале
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • КПСС Үзәк Комитеты, ССРБ Министрлар Советы, ВЦСПС, БАССР Югары Советы, ВЛКСМ, Тынычлыкны яклау Совет Комитетының Мактау Грамоталары[4].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илтәй
  • Салават районының мактаулы гражданнары

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хеҙмәт ветераны Кәримова М. Ғ. архив фонды
  2. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
  3. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)
  4. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)