Мәрьям Солтанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрьям Солтанова latin yazuında])
Мәрьям Солтанова
Туган 1859
Үлгән март 1928
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Мәрьям Солтанова укучы кызлары белән

Солтанова Мәрьям Тимербулат кызы (?[1] — март 1928) — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, меценат.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан хатын-кыз гимназиясен тәмамлый. Мәрьям 1886 елда Арыслангали Мөхәммәтъяр улы Солтановка кияүгә чыга (1862-1908). Арыслангали Ырынбур мөселман руханилар җыелышы мөфтиенең улы була.

Ире вафат булганнан соң, 1908 елда, Мәрьям Солтанова үзенең әтисе туй бүләге итеп биргән Спасская урамындагы 1-нче санлы йортта (хәзер — Новомостовая урамы) ятим кызлар өчен приют ача. XIX гасыр азагында Мәрьям Солтанова Уфадагы үзенә язылган йортта мөселман Хатын – кызлар җәмгыяте, олуг яшьтәге ирләр һәм мөселман диненнән булган малайлар өчен Воскресенская урамындагы 54нче санлы йортта ятимнәр йорты-приют ача. 1908 елның гыйнварында сайланганнан соң 1914 елга кадәр Мәрьям Тимербулат кызы Уфа мөселман хатын-кыз җәмгыятенең рәисе була[2].

1913 елда Уфада Спасская урамындагы үз өйләрендә (Уфаның хәзерге Аксаков бакчасына каршы) мөселман гаиләсеннән булган кызлар өчен татар мәктәбе ачалар, уку бушлай була, биредә татар һәм башкорт гаиләләреннән кызлар укыган. Анда тәрбияләнүчеләрне дөньяви һәм дини дисциплиналарга өйрәткәннәр. Мәктәп 1917 елга кадәр эшли.

1913 елда Мәрям Солтанова атасыннан мираска калган бинаны ятим кызлар өчен приютка тапшыра.

Мәрьям Тимербулат кызы шулай ук Уфа һәм Уфа губернасының уку йортларына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. 1926 елга кадәр Уфада ятимнәр өчен приютны тулысынча финанслый.

1926 елда ир туганнары белән хаҗ сәфәре кыла, аны сөекле атасы Тимербулат Акчурин рухына багышлый.

1928 елның мартында каты авырудан соң вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уфада Мәрьям Тимербулат кызы яшәгән йорт (Тукай урамы, 33) — архитектура ёщйкщле исемлегенә кергән. Йортта Мәрьям Солтанованың инициаллары белән «МС» вензеле сакланган[3].
  • Хәзерге көндә Мәрьям Солтанованың исеме Башкортстан мөселманнарның диния назәрәте мәдрәсәсенә бирелгән. Адресы: Уфа шәһәре, Мостай Кәрим урамы, 3 йорт.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В 2014 году в Башкортостане будут отмечать 155 лет со дня её рождения.
  2. Алсу Зиннатуллина., archived from the original on 2018-12-28, retrieved 2021-08-10 
  3. Гюльнара Иксанова. Есть в городе моём укромный уголок…// «Республика Башкортостан», 21 октября 2006 года, № 206. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]