Эчтәлеккә күчү

Мәрьям Сулькевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрьям Сулькевич latin yazuında])
Мәрьям Сулькевич
Туган телендәге исеме Мәрьям Мостафа кызы Сулькевич
Туган 15 декабрь 1861(1861-12-15)
РИ, Вильно губернасы, Вильно өязе[d], Немеж
Үлгән 1 ноябрь 1917(1917-11-01) (55 яшь)
РИ, Ставрополь губернасы, Кисловодск
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре педагог
Эш бирүче Бакы мөселман кызлар мәктәбе[d]
Бүләк һәм премияләре Тырышлык өчен медале (РИ)

Мәрьям Сулькевич, Мәрьям Мостафа кызы Сулькевич (рус. Марьям Мустафовна (Мария Степановна) Сулькевич; азәрб. Məryəm Mustafovna Sulkeviç; 1861 елның 15 декабре, Россия империясе, Вильно губернасы, Вильно өязе, Немеж1917 елның 1 ноябре, Ставрополь губернасы, Кисловодск) ― педагог, хәйрия хәрәкәте эшлеклесе. Азәрбайҗан хатын-кызлары арасында беренче мәгърифәтчеләрнең берсе.

1861 елның 15 декабрендә[1] Вильно губернасы Вильно өязе Немеж шәһәрендә дворян гаиләсендә туган. Әтисе ― ротмистр Мостафа (Степан) Давыт улы Сулькевич, әнисе ― Фелиция Давыдовна (Мелер).

1882 елда Вильно Мария хатын-кызлар гимназиясенең тулы курсын тәмамлаган, урта белем турында аттестат һәм өй укытучысы исеме алган.

1890―1899 елларда Вильно губернасында өйдә укытучы булып эшләгән (1911 елның 14 апрелендәге таныклык белән расланган). Бәяләмәләр буенча, дәресләрне намуслы һәм уңышлы алып барган ― аның укучылары урта уку йортларына керү имтиханнарын уңышлы тапшырганнар.

1901 елның 30 маенда Куба өяз шигый мәдрәсәсен тәмамлаган, анда шәригать кагыйдәләрен һәм татар телен (азәрбайҗан телен) өйрәнгән; мөгаллимә дәрәҗәсен алган.

1901 елның августында Кавказдагы беренче мөселман кызлар өчен уку йорты[2] ― Баку мөселман кызлар мәктәбендә[d] (әлеге мәктәп 1901 елда миллионер Зәйнелабдин Тагиев[d] акчасына ачылган) уку йорты башлыгы ярдәмчесе һәм арифметика укытучысы итеп билгеләнгән.

1904 елның май аенда Баку мөселман кызлар мәктәбе башлыгы һәм педагогик совет рәисе итеп билгеләнгән. 1905 елда училищеның беренче чыгарылышы булган, 1906 елда ― икенче, 1907 елда ― өченче һәм 1908 елда дүртенче чыгарылыш булган.

1907 елның 6 декабрендә Станислав лентасында тагып йөртү өчен «Тырышлык өчен»[d] (рус. «За усердие») көмеш медале белән бүләкләнгән.

1911 елның 26 августында мәктәптән китү турында гариза язган. Аның үтенече канәгатьләндерелгән һәм китү уңаеннан 100 сум күләмендә махсус пособие бирелгән.

1911 елның октябреннән Х. Мәликованың[d] (Баку) 1нче мәктәбендә рус теле укыта башлаган. 33 укучыдан торган сыйныфта атнага 22 сәгать дәрес алып барган, мәктәп каршындагы фатирда бушлай яшәгән, аена 75 сум хезмәт хакы алган, шуның 25 сумын энесе ― Давыт Мостафа улы Сулькевичка җибәреп барган.

1912 елгы каникулларын сеңлесе Елизаветаның улы поручик Михаил Тальковскийда[d] (1885―1924) үткәргән. Шунда ул авырый башлаган һәм Михайлов хастаханәсендә (Баку) ятып дәваланган.

1913 елның җәендә Шушада[d] дусларында ял иткән, ләкин тагын авырый башлаган. Авырудан терелеп җитмичә, 29 ноябрь көнне энесе Давыт каты авыру сәбәпле Вильно губернасына киткән. Энесен җирләгәннән соң, Бакуга кайткан һәм 1нче мәктәптә эшләвен дәвам иткән.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында хәйрия эшләрендә катнашкан.

56 яшендә Кисловодскида дәваланганда үлгән[3].

Табигате буенча тыйнак кеше булган. Беркайчан да кияүдә булмаган[4]. Кайбер чыганакларда аның Сөләйман Сулькевич хатыны булуы хәбәр ителә, әмма бу хакта архивларда бернинди мәгълүмат та табылмаган.