Мәсгут Бәширов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгут Бәширов latin yazuında])
Мәсгут Бәширов
Туган 21 апрель 1908(1908-04-21)
Бөре, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 апрель 1978(1978-04-16) (69 яшь)
Бөре, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре композитор

Бәширов Мәсгут Зәйнетдин улы (21 апрель 1908 ел — 16 апрель 1978 ел) — композитор, педагог. 1940 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1967).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәсгут Зәйнетдин улы Бәширов 1908 елның 21 апрелендә Бөре шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әнисе йорт хуҗабикәсе була. Гаиләдә алты бала дөньяга килеп, тик Мәсгут кенә гомерле була. Җиде яшеннән ул өч сыйныфлы рус мәхәллә мәктәбендә укый. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, педагогик юнәлешле мәктәптә белем ала.

1938 елда ул Уфа музыка училищесының хор дирижеры һәм теория бүлекчәләрен тәмамлый (педагоглар С. К. Герберт, В. Х. Штегман).

Училищены тәмамлагач, 1941 елга кадәр шунда ук музыка тарихы һәм теориясе классы буенча укытучы булып эшли. Бөре шәһәрендә үзешчән татар театрының спектакльләрен музыкаль бизәүдә катнаша, телсез киноны пианинода иллюстрацияләүче булып эшли.

Сугыш вакытында сержант Мәсгут Бәширов  Эчке эшләр халык комиссариатының (НКВД) чик буе полкында хәзмәт итә. Фашистларга каршы алышларда катнаша, яралана һәм контузия ала. Фронтта чакта тын минутларда солдатлар өчен концертлар оештыра, музыка иҗат итү белән шөгыльләнә.

Сугыштан соң М. З. Бәширов Уфага әйләнеп кайта. Уфа музыка училищесында сольфеджио, музыка теориясе һәм музыка әдәбияты дәресләре алып бара, көнбатыш музыка тарихы буенча лекцияләр укый, башкорт хоры белән эшли. Бу елларда ул башкорт халык җырлары "Абдрахман"ны, «Сылу кызлар»ны хор өчен эшкәртә. «Таштугай» җыры темасына скрипка һәм фортепиано өчен пьеса яза.

Мәсгут Зәйнетдин улы БАССРның тәүге музыка белгечләренең берсе була. Ул «Башкорт халык җыры», «Совет Башкортстанының музыкасы», «Камил Рәхимов» дигән очерклар, республика газеталары өчен күп санлы мәкаләләр яза.

М. Бәширов БАССР Композиторлар берлеген оештыручылар арасында була.

1949 елда Бөредә музыка мәктәбен оештыра һәм 1969 елга кадәр шунда директор булып эшли.

Композитор буларак ул инструменталь музыка иҗат итә, башкорт һәм татар халык җырларын эшкәртә, музыка белгече буларак башкорт музыкасы турында мәкаләләр яза.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм хор җырлары.

Инструменталь пьесалар һәм балалар өчен җырлар.

Башкорт һәм татар халык җырларын хор, тавыш һәм флейта өчен эшкәртүләр («Абдрахман кантон», «Каһарман кантон», «Рәйхан», «Таштугай» һәм башкалар).

Халык музыка кораллары оркестры өчен әсәрләр, Бәләкәй сонатина (1959), Сонатина (1960), Этюд (1959), Юмореска (1959), Скерцино (1961) фортепиано пьесалары.

«Камил Рәхимов» китабы (1967)

Башкорт радиосында һәм телевидениесендә классик һәм халык музыкасы турында тапшырулар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1967).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре шәһәренең балалар музыка мәктәбе аңа нигез салган һәм беренче директоры булган композитор М. З. Бәширов исемен йөртә.

Башкорт музыка сәнгатенең барлыкка килүенә һәм үсүенә зур өлеш керткән Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Зәйнетдин улы Бәшировның истәлеген мәңгеләштерү өчен Бөре шәһәрендәге балалар музыка мәктәбе бинасына мемориаль тактаташ эленгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]