Мәсгуд Гайнетдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгуд Гайнетдин latin yazuında])
(Мәсгут Гайнетдинов битеннән юнәлтелде)
Мәсгуд Гайнетдин
Туган 25 май 1929(1929-05-25)
Лабит яки Яңа Малыклы районы, Сембер округы, Урта Идел өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 2016
Казан, Россия
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре әдәбият белгече
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Мәсгут Гайнетдин — әдәбиятчы-галим. Хезмәтләре борынгы татар әдәбиятына, Х.Туфан иҗатына багышланган.

Мәсгут Гайнетдинов 1929 елда Куйбышев өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Лабит[1] авылында Вәлиәхмәт-мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Вәлиәхмәтне хокуклардан мәхрүм итәләр, балалары белән өеннән куып чыгаралар, ләкин ул туган төбәген ташлап китми. Мәсгут ачлык-ялангачлыкны, кыерсытулар, талаулар, тентүләрне күреп үсә. Күршедәге Әбдери авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Камышлы татар педагогика училищесында белем ала. 1950 елда Мәләкәс укытучылар институтының, 1957 елда Ташкент педагогика институтының тарих бүлекләрен тәмамлый. Бер үзбәк кышлагында балалар укыта.

1964 елда читтән торып Казан университетына аспирантурага керә. 1972 елда Х.Туфан шигъриятенә багышланган диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе — Зәет Мәҗит).

1968 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторына лаборант итеп урнаша, тиздән өлкән фәнни хезмәткәр вазифасына җитә. Х.Хәйри, Нил Юзиев җитәкчелегендә алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»н язуда катнаша.

2000 елда XIX гасыр татар әдәбиятына багышланган докторлык хезмәтен яклый.

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәңге тутыкмас көзгебез. Казан: Татар. кит. нәшр. 2006.
  • Без белмэгэн Туфан. 2011
  • Без элек тә без идек… Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2014. ISBN: 978-5-298-02769-4
  • Йосыф Акчура. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2015. ISBN 978-5-298-03036-6

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәзер Сембер өлкәсенә керә.