Мәсгут Латыйпов урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгут Латыйпов урамы (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәсгут Латыйпов урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан

Мәсгут Латыйпов урамы (рус. улица Масгута Латыпова) — Казанның Вахитов районындагы (элекке Калуга бистәсендәге) урам. Әбҗәлилов урамы белән киселештә башланып, квартал эчендә, Яңа Пугачев урамы белән киселештә тәмамлана. Пугачев, Аркылы-Хоровод урамнары белән кисешә. Бөек Ватан сугышында Order of the Red Star.png Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, хәрби оркестр дирижёры Мәсгут Латыйпов (1913-1987) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке исемнәре — ТатЦИК урамы (1920-елларның икенче яртысыннан 2005 елга кадәр), Калуга һәм Столыпин урамнары (1920-елларның икенче яртысына кадәр)[1][2]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән татар композиторы, дирижёр, хәрби тынлы орекстрлар оештыручы, хәрби маршлар, кантаталар авторы Мәсгут Латыйпов (1913-1987) истәлегенә ТатЦИК урамы атамасы Мәсгут Латыйпов урамы дип үзгәртелә[3].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 60нчы йорт — «3нче Казан икмәк заводы» АҖ
  • КХТИның 2нче тулай торагы

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
  2. Схематический план гор. Казани 1939 г.
  3. Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» 2019 елның 14 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)