Мәсгут авылы мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгут авылы мәктәбе latin yazuında])
Мәсгут авылы мәктәбе
Төре:

Башлангыч мәктәбе

Адресы:

423321, Россия байрагы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Азнакай районы, Мәсгут авылы, Гарей Баһманов ур., 14 йорт

Телефон:

+7(855)-923-82-40

Эл. почтасы:
Сайт:

https://edu.tatar.ru/aznakaevo/masyagutovo/sch/azn/schMasag/shtat/teachers/inglish

Телләр:

инглиз теле, рус теле, татар теле

Мәсгут авылы мәктәбе
Югарырак ранг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ана ширкәт Кәкре Елга мәктәбе
Карта

Мәсгут авылы мәктәбеАзнакай районының Мәсгут авылында эшләгән гомуми белем бирү учреждениесы (мәктәп).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь революциясеннән соң Мәсгут авылында башлангыч белем бирү башлана. Ул выкытларда бер үк класста төрле яшьтәге балалар укый. 1937 нче елдан мәктәп җидееллыкка әйләнә. Җидееллык мәктәпне тәмамлый алган кеше хуҗалыкның төрле тармакларында хисәпчы, бригадир, ферма мөдире, сатучы һәм башка һөнәр ияләре булып әшләргә сәләтле була. Соңрак җиде ел укуны сигезьеллык мәктәп алыштыра. Ул вакытларда мәктәпләр утын ягып җылытыла , класслар җитмәгәнлектән, балалар төрле төрле биналарда укыйлар.

Узган гасырның 50 нче елларында зур итеп агач мәктәп төзелә, аңа өстәп хезмәт дәресләре үткәрү өчен остаханә, күрше авыллардан килүче укучылар өчен торак төзелә. Күршедәге Ирекле, Илбәк,Тархан,Тырыш,Яхшыбай авылларында башлангыч мәктәпләр генә булганлыктан, укучылар Мәсгут авылына килеп укыйлар, атна буена торакта яшиләр. 50-60 нчы елларда параллель класслар да була , шунлыктан мәктәп бинасын зурайту кирәк була.

Бу чорда чупай ташыннан спорт залын, хезмәт остаханәсен һәм ике кабинетны эченә алган бина төзелә, мәктәп ашханәсе һәм тулай торак зурайтыла. Мәктәп яны тәҗрибә участогы чын- чынлап тәҗрибә мәйданына әйләнә.Биология укытучысы Хабибуллин Миргаяз Хабибулла улы җитәкчелегендә укучылар яшелчәләр һәм җиләк – җимеш агачлары үстерергә өйрәнәләр, тәҗрибәләр ясыйлар.

Агачтан салынган мәктәп бинасы әкренләп искерә, укучылар саны да арта бара. Ул чорда мәктәптә З00 дән артык укучы укый. Мәктәпкә директор булып Зәйдуллин Дахъя Яхъя улы билгеләнгән чак була бу. Ул колкоз җитәкчеләре белән киңәшеп , район администрациясе белән берлектә мәктәп төзетергә рөхсәт ала. Казан оешмалары юлларын таптый- таптый үзен һәм вакытын аямыйча эшләп, Зайдуллин Д.Я. ике ел эчендә кирпичтән яңа мәктәп , склад һәм котельный төзетә. Бу 1971-72 нче уку елы була. Ул елының беренче ике чиреген иске мәктәптә укып, укучылар гыйнвар аенда яңа төзелгән ике катлы, спорт залы һәм ашханәсе, актлар залы, тулай торагы эчендә булган мәктәпкә күчеп, өченче чирекне шунда укый башлыйлар. Бу авыл тарихында бик истәлекле вакыйга була.

Туксанынчы еллар башында мәктәп урта белем бирүгә күчерелә. 20 елдан артык урта мәктәп булып эшләү дәверендә укучылар урта белем турындагы аттестат белән беррәттән «Тракторчы – машинист» һәм «Машина белән саву операторы» таныклыгы алып чыктылар һәм колхоз производствосында эшлиләр.

20 гасыр башындагы оптимизация эшләре Мәсгут мәктәбен дә читләтеп узмый. 60 ка якын укучы белән тәмамлаган 2007-2008 нче уку елы урта мәктәп өчен соңгысы була. Мәктәп ябыла, башлангыч класслар балалар бакчасы бинасына күчерелә. Өлкән класс укучыларының күпчелеге Кәкре Елга мәктәбенә йөреп укый башлаган.

Танылган укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хабибуллин Миргаяз Хабибулла улы (биология)
  • Зәйдуллин Дахъя Яхъя улы (директор)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]