Мәскәү
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
| Русия Федерациясенең башкаласы Федерация әһәмияте шәһәре
|
Мәскә́ү (рус. Москва) — Русия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Русия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Аурупа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.
Русиянең һәм Аурупаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).
Мәскәү - Русия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.
Эчтәлек
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Көнчыгыш-Аурупа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы - 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² - тышкы ягында урнашкан.
Шәһәрнең уртача биеклеге - 156 м, иң биек ноктасы - Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.
Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.
| Мәскәүдән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[2] | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Мурманск ~ 2103 км Санкт-Петербург ~ 696 км Бөек Новгород ~ 538 км Тверь ~ 177 км |
Архангельск ~ 1291 км Череповец ~ 526 км Вологда ~ 459 км Ярославль ~ 264 км |
Сыктывкар ~ 1331 км Киров ~ 943 км Киңәшмә ~ 401 км Иваново ~ 302 км |
|||||||
| Смоленск ~ 414 км |
Владимир ~ 187 км Түбән Новгород ~ 427 км Казан ~ 830 км Владивосток ~ 9207 км |
||||||||
| Калуга ~ 173 км Брянск ~ 401 км |
Липецк ~ 459 км Воронеж ~ 529 км Тындагы Ростов ~ 1092 км |
Тамбов ~ 463 км Сарытау ~ 853 км Волгоград ~ 966 км Әстерхан ~ 1404 км |
|||||||
Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр климаты - уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны - февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы - июль (уртача 19,2 °C).
Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы - 2008 (урта температура - 7,3 °C), иң салкыны - 1888 (1,7 °C). Елның урта җил тизлеге - 2,3 м/с, һава дымлылыгы - 77%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән - 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.
Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе - җәйдә.
| Мәскәү климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 8,6 | 8,3 | 19,7 | 28,9 | 33,2 | 34,7 | 38,2 | 37,3 | 32,3 | 24,0 | 16,2 | 9,6 | 38,2 |
| Уртача максимум, °C | −4 | −3,7 | 2,6 | 11,3 | 18,6 | 22,0 | 24,3 | 21,9 | 15,7 | 8,7 | 0,9 | −3 | 9,6 |
| Уртача минимум, °C | −9,1 | −9,8 | −4,4 | 2,2 | 7,7 | 12,1 | 14,4 | 12,5 | 7,4 | 2,7 | −3,3 | −7,6 | 2,1 |
| Абсолют минимум, °C | −42,2 | −38,2 | −32,4 | −21 | −7,5 | −2,3 | 1,3 | −1,2 | −8,5 | −20,3 | −32,8 | −38,8 | −42,2 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 52 | 41 | 35 | 37 | 49 | 80 | 85 | 82 | 68 | 71 | 55 | 52 | 707 |
| Чыганак: Погода и Климат | |||||||||||||
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.
Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борыңгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.
Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.
- Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-суздаль кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
- Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[3]. Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.
1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.
Алтын Урда чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре - баскаклар, даруглар һәм бүтән - яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.
Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы - татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) - Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәү мөһимлеге күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы - Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.
Мәскәү кенәзлеге үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XIII гасырның икенче яртысыннан Мәскәү мөстәкыйль удел кенәзлеге үзәге булып торган. XIV гасырның башында Мәскәү биләмәләре зурая, аның составына Коломна һәм Можайск кенәзлекләре керәләр.
XIV гасырда Мәскәүнең Бөек Мәскәү кенәзлеге үзәге буларак күтәрелүе була. XIV гасырда Мәскәүгә митроплитлар резиденциясе күчерелә, ә 1589 елда Мәскәү патриархиясе оештырыла.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәскәү — Русиядә һәм Аурупада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.
Халык саны буенча шәһәр Русиядә — беренче, Аурупада — икенче (Стамбулдан соң), дөньяда — сигезенче.
| Халык саны | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1350 | 1400 | 1600 | 1638 | 1710 | 1725 | 1738 | 1750 |
| 30 000 | ↗40 000 | ↗100 000 | ↗200 000 | ↘160 000 | ↘145 000 | ↘138 400 | ↘130 000 |
| 1775 | 1785[4] | 1800 | 1811[4] | 1813 | 1825[4] | 1830[4] | 1835[4] |
| ↗161 000 | ↗188 700 | ↗250 000 | ↗270 200 | ↘215 000 | ↗241 500 | ↗305 600 | ↗335 800 |
| 1840[4] | 1847[4] | 1852 | 1856[4] | 1858[4] | 1859[4] | 1863[4] | 1864 |
| ↗349 100 | ↗353 300 | ↗373 800 | ↘368 800 | ↗377 800 | ↗379 300 | ↗462 500 | ↘351 600 |
| 1868 | 1871 | 1886 | 1891 | 1897[5] | 1900 | 1902[4] | 1907[4] |
| ↗416 400 | ↗601 969 | ↗753 459 | ↗822 400 | ↗1 039 000 | ↗1 175 000 | ↘1 174 700 | ↗1 345 700 |
| 1908 | 1912 | 1913[4] | 1914[4] | 1915 | 1917[4] | 1920 | 1923[4] |
| ↗1 359 200 | ↗1 617 157 | ↘1 563 100 | ↗1 762 700 | ↗1 817 000 | ↗1 854 400 | ↘1 028 200 | ↗1 542 900 |
| 1926[5] | 1928[6] | 1931[4] | 1936 | 1939[5] | 1956[7] | 1959[8] | 1967[4] |
| ↗2 080 000 | ↗2 127 200 | ↗2 781 300 | ↗3 641 500 | ↗4 609 000 | ↗4 839 000 | ↗5 045 905 | ↗6 422 000 |
| 1970[9] | 1972[4] | 1973[4] | 1976[4] | 1979[10] | 1982[4] | 1986[4] | 1989[11] |
| ↗6 941 961 | ↗7 151 000 | ↗7 255 000 | ↗7 658 000 | ↗7 830 509 | ↗8 111 000 | ↗8 527 000 | ↗8 769 117 |
| 1990[12] | 1991[12] | 1992[4] | 1993[12] | 1994[12] | 1995[12] | 1996[4] | 1997[12] |
| ↗8 880 124 | ↗9 017 415 | ↘8 956 900 | ↗9 066 025 | ↗9 066 612 | ↗9 085 457 | ↘8 434 300 | ↗9 411 236 |
| 1998[12] | 1999[12] | 2000[12] | 2001[4] | 2002[5] | 2003[4] | 2004[12] | 2005[4] |
| ↗9 604 297 | ↗9 783 242 | ↗9 932 932 | ↘8 396 400 | ↗10 126 000 | ↗10 126 400 | ↗10 391 470 | ↗10 406 600 |
| 2006[4] | 2007[4] | 2008[4] | 2009[12] | 2010[13] | 2011[4] | 2012[14] | 2013[15] |
| ↗10 425 100 | ↗10 442 700 | ↗10 470 300 | ↗10 508 971 | ↗11 503 501 | ↘11 503 500 | ↗11 612 943 | ↗11 979 529 |
| 2014[16] | 2015[1] | ||||||
| ↗12 108 257 | ↗12 197 596 | ||||||
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| Халык | 1897[17] | 1926[18] | 1939[19] | 1959[20] | 1970[21] | 1979[22] | 1989[23] | 2002[24] | ||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
| руслар | 987 044 | 95,0% | 1 771 690 | 87,8% | 3 614 430 | 87,4% | 4 507 899 | 88,6% | 6 301 247 | 89,2% | 7 146 682 | 90,1% | 7 963 246 | 89,7% | 8 808 009 | 84,8% |
| украиннар | 4 478 | 0,4% | 16 082 | 0,8% | 90 479 | 2,2% | 115 489 | 2,3% | 184 885 | 2,6% | 206 875 | 2,6% | 252 670 | 2,8% | 253 644 | 2,4% |
| татарлар | 4 2881 | 0,4% | 17 076 | 0,8% | 57 687 | 1,4% | 80 489 | 1,6% | 109 252 | 1,5% | 131 328 | 1,7% | 157 376 | 1,8% | 166 083 | 1,6% |
| әрмәннәр | 1 604 | 0,2% | 6 369 | 0,3% | 13 682 | 0,3% | 18 379 | 0,4% | 25 584 | 0,4% | 31 414 | 0,4% | 43 989 | 0,5% | 124 425 | 1,2% |
| әзериләр | - | - | 224 | ~0,0% | 677 | ~0,0% | 2 528 | 0,1% | 4 889 | 0,1% | 7 967 | 0,1% | 20 727 | 0,2% | 95 563 | 0,9% |
| яһудләр | 5 070 | 0,5% | 131 244 | 6,5% | 250 181 | 6,0% | 239 246 | 4,7% | 251 350 | 3,6% | 222 900 | 2,8% | 174 728 | 2,0% | 79 359 | 0,8% |
| белоруслар | 1 016 | 0,1% | 13 161 | 0,7% | 24 952 | 0,6% | 34 370 | 0,7% | 50 257 | 0,7% | 59 193 | 0,7% | 73 005 | 0,8% | 59 353 | 0,6% |
| башкалар | 35 091 | 3,4% | 61 295 | 3,0% | 84 930 | 2,1% | 87 181 | 1,7% | 133 544 | 1,9% | 125 243 | 1,6% | 189 838 | 2,1% | 796 318 | 7,7% |
| барлык | 1 038 591 | 100,0% | 2 017 141 | 100,0% | 4 137 018 | 100,0% | 5 085 581 | 100,0% | 7 061 008 | 100.0% | 7 931 602 | 100,0% | 8 875 579 | 100,0% | 10 382 754 | 100,0% |
Искәрмә:1 Әзериләр белән
| Халык | 2010[25] | |
|---|---|---|
| К. с. | % | |
| руслар | 9 930 410 | 86,3% |
| украиннар | 154 104 | 1,3% |
| татарлар | 149 043 | 1,3% |
| әрмәннәр | 106 466 | 0,9% |
| әзериләр | 57 123 | 0,5% |
| яһудләр | 53 145 | 0,5% |
| белоруслар | 39 225 | 0,3% |
| башкалар | 1 013 985 | 8,8% |
| барлык | 11 503 501 | 100,0% |
Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә руслар күпчелектә — халыкның 86% алалар, яисә 9 930 410 кеше.
Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе.
Мәскәүдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Белла Әхмәдуллина
- Шамил Апанаев
- Зиннәтулла Билалетдинов
- Ринат Билалетдинов
- Динияр Биләлетдинов
- Марат Измайлов
- Марат Сафин
- Динара Сафина
- Шамил Тарпищев
- Марат Бәшәров
- Сәет Дашук-Нигъмәтуллин
- Әскәр Кайбышев
- Роман Македонский
- Шәүрә Мортазина
- Фәрхәт Мостафин
- Үмәр Мәүлиханов
- Роберт Нигъмәтуллин
- Наилә Фатехова
- Сәяр Хәбибуллин
- Луиза Хөснетдинова
- Шәймардан Ибраһимов
- Сергей Шәкүров
- Имил Шәрәфетдинов
Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә: 1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:
- Ленинград вокзалы (Санкт-Петербург, Һелсинки, Псков, Таллин, Петрозаводск, Мурманск)
- Казан вокзалы (Казан, Нижгар, Сембер, Самар, Чиләбе, Дүшәнбе, Уфа, Ырынбур, Екатеринбург, Петропавел, Барнаул, Ташкент, Бишкек, Астана, Грозный, Новороссийск, Дондагы Ростов, Нерюнгри)
- Ярославль вокзалы (Ярославль, Котлас, Воркута, Архангельск, Пермь, Яңа Уренгой, Абакан, Красноярск, Хабаровск, Владивосток)
- Белорусия вокзалы (Прага, Брест, Минск, Варшава, Калининград, Гомель, Смоленск)
- Курск вокзалы (Белгород, Курск, Донецк, Акъяр, Акмәчет, Сухум, Волгоград)
- Павелец вокзалы (Сарытау, Липецк, Тамбов, Воронеж)
- Рига вокзалы (Рига, Великие Луки)
- Савёлово вокзалы (Дмитров, Дубна)
- Киев вокзалы (Киев, Кишинәү, Брянск, Одесса, Ковель, София)
Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.
Аэропортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — Тула — Орёл — Курск — Белгород — Украина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — Калуга — Брянск — Украина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — Воронеж — Дондагы Ростов — Краснодар — Новороссийск), М5 «Урал» (Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), М6 «Каспий» (Мәскәү — Тамбов — Волгоград — Әстерхан), М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Нижгар — Чабаксар — Казан — Уфа), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск), М9 «Балтия» (Мәскәү — Ржев — Латвия белән чиге), М10 «Русия» (Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Санкт-Петербург), А101 «Балтия» (Мәскәү — Малоярославец — Белорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка), А104 «Балтия» (Мәскәү — Дмитров — Дубна) автоюлларның башлангыч пункты.
Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы, Өченче транспорт боҗрасы, Мәскәү боҗра автомобиль юлы.
Метрополитен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны карагыз: Мәскәү метрополитены
Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.[26]
Елга транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны карагыз: Төньяк елга порты
Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Moscow |
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). 18 март 2015 көнне тикшерелгән. 18 март 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Расчет расстояний между городами. Транспортная компания «КСВ 911». 8 февраль 2010 көнне тикшерелгән. 13 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/140813/
- ↑ 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 4,19 4,20 4,21 4,22 4,23 4,24 4,25 4,26 4,27 4,28 4,29 4,30 4,31 4,32 Народная энциклопедия «Мой город». Москва. 16 октябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 октябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Города с численностью населения 100 тысяч и более человек. 17 август 2013 көнне тикшерелгән. 17 август 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Статистический справочник СССР за 1928 г.
- ↑ Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. 26 октябрь 2013 көнне тикшерелгән. 26 октябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.(рус.). Демоскоп Weekly. 25 сентябрь 2013 көнне тикшерелгән. 28 апрель 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. 22 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ 12,00 12,01 12,02 12,03 12,04 12,05 12,06 12,07 12,08 12,09 12,10 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
- ↑ ВПН-2010. Приложение 1. Численность населения по районам города Москвы. 16 август 2014 көнне тикшерелгән. 16 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=831
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=209
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=39
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=45
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=18
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=19
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=18
- ↑ http://www.perepis2002.ru/ct/doc/TOM_04_03.xls
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/perepis_itogi1612.htm
- ↑ http://moscow.ru/ru/guide/trip_planning/inner_transport/transport/
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
||
|---|---|---|
| Керчь | Киев | Ленинград | Минск | Мурманск | Мәскәү | Новороссийск | Одесса | Севастополь | Смоленск | Волгоград | Тула | Брест кирмәне (кирмән-каһарманы) | ||
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000 нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самар • Омск • Казан • Чиләбе • Ростов-на-Дону • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магниттау • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Акмәсҗит* • Акъяр* • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән. | ||
|
|
|---|
| БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Амстердам • Андорра-ла-Велья • Афина • Бакы • Белград • Берлин • Берн • Братислава • Брюссель • Будапешт • Бухарест • Вадуц • Валлетта • Варшава • Ватикан • Вена • Вильнюс • Дублин • Загреб • Киев • Кишинёв • Копенгаген • Лиссабон • Лондон • Любляна • Люксембург • Мадрид • Минск • Монако • Мәскәү • Никосия • Осло • Париж • Прага • Рейкьявик • Рига • Рим • Сан-Марино • Сараево • Скопье • София • Стокһолм • Таллин • Тирана • Һелсинки • Цетине |
|
|
|---|
| БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Әбу-Даби | Амман | Әнкара | Астана | Ашкабад | Бәгдад | Бакы | Бандар-Сери-Бегаван | Бангкок | Бәйрут | Бишкәк | Вьентьян | Дакка | Димәшк | Дили | Доха | Дүшәнбе | Җакарта | Ереван | Иерусалим | Исламабад | Кабул | Катманду | Куала-Лумпур | Мале | Манама | Манила | Маскат | Мәскәү | Нейпьидо | Никосия | Нью-Дели | Пекин | Пномпень | Путраджая | Пхеньян | Сана | Сеул | Сингапур | Ташкент | Тбилиси | Тхимпху | Тәһран | Токио | Улан-Батор | Ханой | Шри-Джаяварденепура-Котте | Әл-Күвәйт | Әр-Рияд |