Мәскәү-Казан тимер юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү-Казан тимер юлы latin yazuında])
Казан вокзалы, Мәскәү (1917)

Мәскәү-Казан тимер юлы — 1864—1916 елларда хосусый капитал («Мәскәү-Казан тимер юлы җәмгыяте») исәбенә төзелгән Рәсәй империясе тимер юлларыннан берсе. Мәскәү, Рязань, Тамбов, Пенза, Сембер һәм Казан губерналары җирләре аша үткәрелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда юлларның гомуми озынлыгы 2443 чакрымны тәшкил иткән, шул исәптә ике эзәкле юллар озынлыгы — 188 чакрым. Хәрәкәттәге состав 523 паровозны, 4 994 тавар һәм 536 пассажир вагунын тәшкил иткән.

Юлда ыстансалар, Мәскәүдә, Алатырда һәм Перовода тимер юл һөнәрханәләре, Мәскәү, Рязань, Рузай, Сасово һәм Сызранда деполар, 44 механикалаштырылган элеватор, суыткыч склад төзелгән. Күп санда ясалма корылмалар төзелгән, шул исәптә өч зур күпер: Коломна янындагы Ука аша ике яруслы күпер (беренче ярус — пуезлар өчен, икенче — җәяүлеләр һәм җигүле транспорт өчен), Сызран янындагы Идел аша күпер («Александр күпере», 1880), Зөя янындагы Идел аша күпер («Романов күпере», 1913). 1913 тә Мәскәүнең Казан вокзалы төзелеше башланган. Юлда ике тимер юл техник училищесы (Мәскәү, Рязань), телеграф мәктәбе, хастаханәләр эшләгән. Алапай тау заводлары төзлешне рельслар белән тәэмин итеп торган. Юлның хуҗасы Мәскәү-Казан тимер юлы акционер җәмгыяте (уставы 1859 да расланган, 1863 кә кадәр Мәскәү-Сарытау тимер юлы җәмгыяте, 1863-1891 елларда Мәскәү-Рязань тимер юлы җәмгыяте дип аталган) булган. Эре акционерлар арасында сәнәгатькәрләр, патша гаиләсе әгъзалары, аксөякләр булган. Юл идарәсе Мәскәүдә урнашкан булган.

1918 нең сентябрендә милләтләштерелгән һәм элемтә юллары халык комиссарлыгы карамагына тапшырылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]