Мәскәү-Новгород сугышлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү-Новгород сугышлары latin yazuında])
К. В. Лебедевның «Марфа Посадница. Новгород вечесын юк итү» (1889); • Мәскәү кенәзе Иван III Васильевичның портреты белән гравюра; • XVI гасыр Италия гравюрасында Мәскәү һәм новгородлылар арасында көрәш; • Новгород детинецы; • XIV гасырның Новгород псалтирында сугышчы-новгородлыларның сурәте

Мәскәү-Новгород сугышыМәскәү Бөек кенәзлеге һәм аның номиналь вассалы Новгород республикасы арасында 1456 елдан 1478 елларда чаклы (өзеклекләр белән) булган һәм новгородлыларның җиңелүе белән тамамланган хәрби низаглар. Мәскәү-Новгород сугышы шул исәптән Беренче (1456), Икенче (1471) һәм Өченче Мәскәү-Новгород сугышларын (1477-1478) үз эченә ала. Мәскәүләрнең өченче походы нәтиҗәсендә Новгород республикасы чикләре тулысынча Мәскәү кенәзлегенә кушыла. Күп кенә тарихчылар бу вакыйганы Рус дәүләтен үзәкләштерүнең башы дип исәпли.

1456 елдагы яу һәм Яжелбицы солыхы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низаг тамырлары Дмитрий Донской варисларының ике тармагы арасындагы 1425-1453 еллардагы феодаль сугышка барып тоташа. Аның төп өлешен Василий Темный белән Дмитрий Шемяканы каршылыгы тәшкил итә. Бөек кенәзлек өчен көрәштә җиңелгәннән соң Шемяка Новгородта кабул ителә. 1449 елда Василий Темный Польша короле һәм Бөек Литва кенәзе Казимир IV белән солых килешүе төзүе, аңа ярашлы ике як та икенче якның эчке сәяси дошманнарын кабул итмәскә йөкләмә ала, ә Литва Новгородка дәгвәләренә баш тарта. 1453 елда Василий үзенең кешеләре аша Новгородта Шемяканы агулауны оештыра.

Сугышның төп һәм хәлиткеч сугышы Русса каласы янында була. Мәскәү гаскәрләре шәһәрне каршылыксыз диярлек ала. Новгородтлылар Руссаны кире кайтарырга тырышып карый, әммә баштагы уңышка карамастан, каты җиңелүгә дучар булалар һәм качалар. Моннан соң мәскәүләр Демян ныгытмасын камый һәм Молвотица һәм Стерж шәһәрләрен ала. Күпмедер вакыт үткәч, Василий Темныйга Новгород архиепискобы җитәкчелегендәге илчеләр килә. Новгород Мәскәүгә зур контрибуция — 15 меңгә якын сум түли, әммә азат булып кала.

1471 ел явы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1470 елның ноябрендә Новгород илчесенең Новгород архиепискобы Мәскәүгә килү үтенеченә җавап итеп кенәзе Иван III Новгород адресына начар сүз ычкындыра һәм бу баоярлар арасында канәгатьсезлек тудыра һәм алар Мәскәү белән аерымлану турында белдерә. Ике як арасындагы сөйләшүләр нәтиҗә бирми, 1471 елның язында бөек кенәз һәм аның киңәшчесе кичекмәстән яулар башлау турында карар кабул итә. Бу бик куркыныч була: яз салкын килә, кар гәскәргә хәрәкәт итәргә комачаулый. Әммә озакларга ярамый — Литва кенәзлеге дә, Алтын Урда да Новгородка ярдәм итергә әзер була.

Сугышның беренче көннәре тыныч үтә: мәскәүләр бер-бер артлы калаларны яулап ала. Июнь азагында Волок Ламский һәм Торжок алына. 14 июльдә Шелон сугышы үтә, анда Новгородның 40 меңлек гаскәре Псков һәм Мәскәүнең 12 мең гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Сугыш нәтиҗәсен Мәскәү атлылары хәл итә. Новгородның таркау гаскәре мәскәүләргә берничек каршы тора алмый. Ике атна үткәч, (27 июль), Заволочьеда Шиленьга елгасында сугыш була, анда мәскәүләр Двина җире халкын җиңә. Шул ук вакытта Коростында тыныч сөйләшүләр башлана. Новгородта Коростынь солыхына 15 мең сум чамасы акча түли һәм Мәскәүдән бәйле булуын де-факто таный. Шулай да Мәскәүдән формаль азатлык саклана. 1471 елдагы операция уңышлы үтә. Новгородта тагын бер тапкыр новгородлы боярлардан башка беркем Мәскәүгә каршы чыгырга теләмәгәнлеген раслый. Новгород республикасы язмышы хәл ителә. Әммә соңгы нокта җиде ел соңрак куела.

1477-1478 еллардагы яулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1477 елның язында Мәскәүгә Новгородтан чираттагы илчеләр килә. Аларны вече түгел, ә Новгородның Мәскәүдән бәйле булуын тизрәк танырга, шул рәвешле үзләренең байлыгын һәм җирләрен саклап калырга тансык көчле түрәлек җибәрә. Вечеда бу яңалык җәнҗал куптара. Мәскәү яклы берничә бояр үтерелә, хакимияткә тагын да Литва яклы фирка килә. Әммә ул озак утырмый.

1477 елның 9 октябрендә Иван III Новгородка каршы соңгы походка чыга. 27 ноябрдә Бөек кенәз Новгородка килеп җитә, әммә аны штурмларга ашыкмый. Новгород гаскәре дә каладан чыкмый. 5 декабрдә Новгород һәм Мәскәү делегациясе озак сөйләшүләр алып бара. Новгордлылар вечедан да, посадниктан да баш тартырга ризалаша, әммә баярларның җире сакланып калу мәсьәләсен карау сузыла. Бу вакытта шәһәрдә ачлык башлана. Новгород патриотлары мәскәүләрнең һөҗүмен кире кага, шәһәрне саклый, Мәскәү яклылар сугышта катнашмый. 1478 елның 4 гыйнварында Иван III биләмәләрнең, монастырь олысларының яртысын һәм Новоторжск олысын тулысынча бирүне таләп итә. 1478 елның 6 гыйнварында Новгород боярлары бу шартларны кабул итә, шулай итеп, җирләрен саклап кала. Сөйләшүләр шуның белән тәмамлана.

1478 елның 15 гыйнварында кенәз һәм Мәскәү чиновниклары гаскәр озатуында сугышсыз гына калага керә. 1471 елдагы походтан аермалы, бер нинди җәза да кулланылмый. Кайбер бояр гаиләләре Мәскәүгә сөрелә.

Новгород җиренә дүрт наместник куела, аларга судларны алып бару һәм биләмә белән идарә итү хокукы бирелә. Вече яшәүдән туктый, түрәлек һәм архиепископ хакимияте бөтерелә. Бояр һәм кенәз хакимияте көрәшендә кенәз хакимияте җиңеп чыга. Новгород республикасы юкка чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Горский А. А. Русские земли в XIII—XIV веках: пути политического развития. — СПб.: Наука, 2016. — C. 63—67
  • Филюшкин А. И. Титулы русских государей. — М.; СПб.: Альянс-Архео, 2006. — С. 39—40.
  • Греков И. Б., Шахмагонов Ф. Ф. «Мир истории. Русские земли в XIII—XV веках», «Молодая Гвардия», М., 1988. ISBN 5-235-00702-6
  • Полное собрание русских летописей. Т.16. Летописный сборник, именуемый летописью Авраамки. Под ред. А. Ф. Бычкова и К.Н. Бестужева-Рюмина. — СПб, 1889. — С. 194-196
  • Зуев М. Н. Хроника истории России. IX—XX век. М.—Дрофа, 1995 ISBN 5-7107-0440-7