Мәскәү дәүләт консерваториясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү дәүләт консерваториясе latin yazuında])
Мәскәү дәүләт консерваториясе
Мәскәү консерваториясе. 1940
Элеккеге исем
Ф. Кон исемендәге югары музыка мәктәбе (1931-1932)
Нигезләнгән 1866
Нигезләүче Николай Рубинштейн[d] һәм Антон Рубинштейн[d]
Ректор А.С. Соколов
Адрес 125009 Мәскәү, Зур Никита ур., 13
Сайт mosconsv.ru

Мәскәү консерваториясе, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе, рус. Московская государственная консерватория имени П.И. ЧайковскогоМәскәүдә урнашкан югары музыка уку йорты, дөньяның танылган музыка уку йортларыннан берсе. 1940 елдан бөек рус композиторы П.И. Чайковский исемен йөртә. Ике Ленин ордены Ленин ордены белән бүләкләнгән (1946, 1966). РФ мәдәни мирасы объекты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Консерваториянең Зур залына керү юлы

1866 елда музыкант Н.Г. Рубинштейн һәм кенәз Н.П. Трубецкой тарафыннан нигезләнгән. Башлангыч чорында Император рус музыка җәмгыятенең Мәскәү бүлекчәсе музыка сыйныфлары сыйфатында Н.Г. Рубинштейнның шәхси фатирында (Мәскәүнең Зур бакча урамы) эшләп китә. Әүвәл хорда җырлау һәм гади музыка теориясе өйрәтелә. Н.Г. Рубинштейн яңа фатирга (Мәскәүнең Ит тыкрыгы) күчкәч, ялгыз җырлау һәм төрле уен коралларында (эскрипкә, фортепиано, виолончель, флейта, торба) уйнарга өйрәтү дәресләре дә керә башлый.

1864 елда шәкертләр саны 200дән арткач, яңа бина (Мәскәүнең Мүк урамы) арендага алырга туры килә. 1866 елда консерватория укытучылары сафына П.И. Чайковский да (музыка теориясе нигезләрен укытучы сыйфатында) кушыла.

1862 елда Петербургта, 1866 елда Мәскәүдә консерватория ачыла. Император 1865 елның 24 декабрендә фәрманга кул куя, 1866 елның февралендә консерваториянең беренче директоры итеп Н.Г. Рубинштейн билгеләнә, ачылу тантанасы 1866 елның 1 сентябрендә уздырыла.

Ачылган чорында Мәскәү консерваториясе баронесса Черкасова йортын (Мәскәүнең Воздвиженка һәм Арбат капкалары урамнары чатында), 1871 елдан Е. Дашкованың В.И. Баженов төзегән йортын арендага алып тора, 1878 елда әлеге йортны 185 мең сумга сатып ала. 1898 елда сатып алынган җир кишәрлегендә яңа бина корыла. 1932 елда өч катлы бинага өстәмә катлар төзелә һәм 1983 елда янкормалар кушыла.

Баштагы чорда консерватория тоту чыгымнарын Рус музыка җәмгыяте үзенең концертларыннан кергән акча белән каплап бара. 1917 елга кадәр консверваториядә уку түләүле була.

1866-1879 елларда консеваториядә 5 ел (җыр бүлеге) яки 6 ел (уен кораллары бүлеге)[1], 1879 елдан 9 ел укыйлар.

Совет хакимияте елларында эшче-крестьян балаларын консерваториягә укырга керүгә әзерләү максатында, якшәмбе көн эшче консерваториясе, эшче музыка факультеты ачыла. Һәр елны союздаш республикалардан конкурстан тыш урыннарга укучылар кабул ителә.

1931 елда консерваториянең исеме Феликс Кон исемендәге югары музыка мәктәбенә үзгәртелә.

1932 елдан элекке исеме һәм академик профиле кире кайтарыла.

1940 елның 7 маенда ССРБ Югары Шурасы президиумы указы белән Мәскәү консеваториясенә бөек рус композиторы П.И. Чайковский исеме бирелә.

Мәскәү консерваториясендә П.И.Чайковский исемендәге халыкара конкурс уздырыла.

Заллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү консерваториясенең Зур залы
  • Зур зал
  • Кече зал
  • Рахманинов залы
  • Конференц-зал
  • Н.Я. Мясковский исемендәге концерт залы
  • Н.Г. Рубинштейн музеенда Овал һәм Күргәзмә заллары

Белгечлекләр әзерләнә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вокал факультеты
  • Дирижерлык факультеты
    • Хор дирижеры һәм опера-симфония дирижеры бүлекләре белән
  • Композиторлык факультеты
    • Композиция кафедрасы һәм хәзерге заман хор башкару осталыгы сәнгате кафедрасы белән
  • Оркестр факультеты
  • Фортепиано факультеты
  • Тарихи һәм заманча башкару сәнгате факультеты

Консерваторияне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 21 (Мо-На). М.: НИ БРЭ, 2013. ISBN 978-5-85270-355-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]