Мәскәү проспекты (Яр Чаллы)
Озынлык | 6 ± 0,1 km |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Чаллы |
Кисеп үтә |
Нариманов урамы[d], Академик Королөв урамы[d], Халыклар Дуслыгы проспекты[d], Рәис Беляев проспекты[d], Хәсән Туфан проспекты, Академик Рубаненко урамы[d], Вахитов проспекты, Автозавод проспекты[d], Галиәсгар Камал бульвары, Яшь ленинчылар бульвары[d], Яшьлек проспекты[d] һәм Кол Гали бүлвары |
Мәскәү проспекты (рус. Московский проспект) – Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге дүрт төп урамның берсе (проспект). Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары (Яңа шәһәр) аша уза. Озынлыгы 6 мең м.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәскәү проспекты Яңа шәһәрнең иң беренче проспектларының берсе. Проспектның атамасы урамның якын-тирәсендә Мәскәү проекты белән төзелгән йортларның күп булуы белән бәйле. 1971 елда Мәскәүнең «Главмосстрой» оешмасы төзүчеләрен Чаллы шәһәренә күпкатлы йортлар төзергә җибәрәләр. Мәскәү проекты белән төзелгән иң беренче йорт 2/01 адресы буенча урнашкан. Мәскәү төзүчеләре Чаллы шәһәрендә 116 күпкатлы йорт (күбесенчә 9 һәм 12 катлы) төзегән[1] .
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәскәү проспекты Тынычлык проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы арасында урнашкан. Нариманов урамы белән киселештән (Орловка бистәсе) башлана. Яшьлек проспекты белән киселештә тәмамлана. Вахитов, Х. Туфан, Р. Беляев, Халыклар Дуслыгы проспектлары, Академик Королев, Галиәсгар Камал урамнары, шулай ук ике урында трамвай юлы белән кисешә.
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 67нче йорт — В.Г. Тимирясев исемендәге КИУ филиалы
- 95нче йорт — Яр Чаллы сәүдә-технология институты[2]
- «Гренада» ял паркы
- «КАМАЗ» футбол клубының стадионы («Гренада» паркында)
- 124нче йорт — «Автозаводец» спорт комплексы
- 128нче А йорты — «Тулпар» сәүдә үзәге
- 136нчы йорт — Автозавод районы базары
- 155нче йорт — 3нче шәһәр поликлиникасы
- Яр Чаллы педагогика көллияте (Р. Беляев проспекты, 3)
- Яр Чаллы политехник көллияте (Р. Беляев проспекты, 5)
- Туфан мәчете (Төзүчеләр бульвары, 14 А)
- Орган залы (Автозавод проспекты, 8)
Урам белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәскәү проспекты Яр Чаллы картасында(үле сылтама)
- Урам панорамасы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Абишева Алена сайтында
- ↑ Сәүдә-технология институты сәхифәсе(үле сылтама)