Мәскәү үзәк боҗрасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәскәү үзәк боҗрасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәскәү үзәк боҗрасы Мәскәүнең харитасында
Электропоезд ЭС2Г-008 «Карлыгач» платформага килеп җитә

Мәскәү үзәк боҗрасы (МҮБ, урысча Московское центральное кольцо, МЦК) — Мәскәүдәге җир өсте пассажир транспорты, Мәскәү тимер юлының Кече боҗрасы буйлап баручы шәһәр эчендәге юлчылар электропоезды булып тора.

Мәскәү метрополитены белән килешү буенча Рәсәй тимер юллары ширкәте юлчылар ташый.

Мәскәү тимер юлының Кече боҗрасы озынлыгы 54 км тәшкил итә, шәһәрнең үзәк өлеше янында урнашкан, Бакча боҗрасын камап ала һәм Өченче транспорт боҗрасына якыная.

Сызыкта 31 тукталыш ноктасы бар, шул исәптән 10 метро сызыгына һәм 9 тимер юл радиаль юнәлешенә күчеп утыру ноктасы бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елда Мәскәү тимер юлы боҗрасы ачылган, 1934 елга кадәр йөк һәм юлчылар ташыган. Соңрак ул ташланган булган.

2016 елның 10 сентябрендә Мәскәү үзәк боҗрасы рәсми рәвештә юлчылар өчен ачылды, беренче ай дәвамында бушлай эшләде.

Әлеге төр транспорт чит илләрдә киң таралган, аеруча Алманиядә, анда ул S-Bahn дип атала.

Казандагы проектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда да шундый төр транспортны җибәрү күптән проектлана, ләкин кирәкле акча булмавы сәбәпле кичектерелә, проект буенча ул Казанның шәһәр боҗрасы электричкасы дип атала.

Казан тимер юлы боҗрасы Көньяк тимер юл йөрешен Төньяк тимер юл йөреше белән берләштерә, соңгы проект буенча 2018 елдан соң ул Бишбалта бистәсен дә тоташтырырга тиеш[1].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • http://rt.rbc.ru/tatarstan/03/11/2016/581b06359a7947cb98e84241?from=main Строительство надземного метро в Казани планируют после 2018 года