Мәснәви Хәертдинов
Мәснәви Хәертдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов |
Туган | 3 март 1924 Шыгай, Сарман районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 21 июнь 1983 (59 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Харкау дәүләт дизайн һәм сынлы сәнгать институты[d] |
Һөнәре | рәссам, мөгаллим |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Мәснәви Хәертдинов, Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов (1924-1983) — рәссам, мөгаллим, Татарстан АССР халык рәссамы (1977). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). ССРБ (Украина ССР) рәссамнар берлеге әгъзасы (1957). Татарстан АССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1962-1975, 1980-1983).
Җөмһүрият өчен рәссамнар әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1924 елның 3 мартында Татарстан АССРның хәзерге Сарман районы Шыгай авылында туган.
Ивановода сәнгать училищесын (1942), кече авиация белгечләре мәктәбен, Харковьда сәнгать институтын (1951) тәмамлый.
1983 елның 21 июнендә вафат.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1930 елдан Иваново шәһәрендә.
- 1942-1945 хәрби хезмәттә.
- 1951–1952 Казан сәнгать училищесында укыта, 1981-1983 училищеның директоры.
- 1952–1960 Украина ССР худфондының һөнәрханәләрендә эшли. Украина ССРның рәссамнар берлегенә кабул ителә.
- 1960-1980 Лениногорск музыка-сәнгать училищесында укыта, Лениногорск шәһәрендә рәсем сәнгате мәктәбенә нигез сала.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1968 Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1977 Татарстан АССРның халык рәссамы
- Халыклар дуслыгы ордены.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лениногорскида рәсем мәктәбендә музее эшли.
- М. Хәертдинов истәлегенә мәктәп диварына тактаташ куелды[1].
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нефтьчеләргә багышланган: «Оператор» (1963), «Вахтадан соң» (1964).
- Лирик картиналар: «Шомырт исе аңкый. Дус кызлар» (1976), «Көзге иртә» (1970).
- Эш кешеләре темасына: «Кызлар» (1965), «Яшь икмәк үстерүче» (1970).
- Табигать күренешләре: «Кичке диңгез» (1970), «Ыкта июль» (1978), «Кичке Ык» (1978), «Эскертләр арасында» (1978).
- Габдулла Тукай портреты (1976).
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980.
- Сарман районы энциклопедиясе. 1 том. Чаллы, 2000, 197 бит.