Мәсәгут (Дуван районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсәгут (Дуван районы) latin yazuında])
(Мәсәгуть битеннән юнәлтелде)
Мәсәгут
баш. Мәсәғүт
Сурәт
Рәсми исем Мәсәғүт
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Месягутовский сельсовет[d][1], Дыван районы һәм Мәсәгуть кантоны[d]
Административ-территориаль берәмлек Месягутовский сельсовет[d] һәм Зылатаус өязе
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 10 883 (2010)
Почта индексы 452530
Җирле телефон коды 34798
Карта
 Мәсәгут Викиҗыентыкта

Мәсәгут (баш. Мәсәғүт, рус. Месягутово) ― авыл, Башкортстан Республикасы Дуван районының һәм Мәсәгут авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 9761 (2002), 12272 (2012), 12019 кеше (2021).[2]

Почта индексы — 452530. Телефон коды: +7 34798. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80223822001. [3]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Башкортостан Республикасының иң ерак төньяк-көнчыгыш районнарының берсе булган Дуван районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 233 км, Чиләбе шәһәреннән 300 км, Екатеринбург шәһәреннән 340 км ераклыкта урнашкан.

Авыл аша Караидел (Уфа) елгасының сулъяк кушылдыгы булган Әй елгасы ага.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге территориясе аша республика әһәмиятендәге УфаЕкатеринбург автомобиль юлы уза.

Көньяк Урал тимер юлының Чиләбе өлкәсе территориясендәге Сулея (Силия) станциясенә кадәр – 72 км.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга (әүвәлге исемнәре Искаково, Масагутовское) [4] 1798 елда Пермь губернасы Красноуфимск өязе дәүләт крестьяннары тарафыннан нигез салына. [5] 1865 елда авылда 931 кеше яшәгән. Җирле халык игенчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Дүшәмбе көннәрендә базарлар, елына ике тапкыр ярминкә үткәрелгән, дүрт тимерчелек, ике столяр остаханәсе эшләгән. 1875 елда бер сыйныфлы министрлык училищесы ачыла, XX гасыр башында өяздә беренче хатын-кызлар прогимназиясе эшли башлаган.

XIX гасырда авылда берсе агачтан, икенчесе таштан (1826) [6] төзелгән ике православие дине чиркәве гамәлдә булган. 1906 елда авылда волость идарәсе, чиркәү һәм аның янында чиркәү-приход мәктәбе, ике министрлык мәктәбе, земство хастаханәсе, өч мануфактура һәм биш бакалея кибете урнашкан булган. [7]

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр авыл Уфа губернасы Златоуст өязенә керә.

1922-1930 елларда – Мәсәгут кантонының административ үзәге.

1930 елда Башкортстан АССРда оештырылган Дуван районының административ үзәге. [8]

2022 елда Загора (255 кеше) һәм Сарт (511 кеше) авыллары Мәсәгут авылына кушылган. [9]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны буенча Мәсәгут республикада иң зур авыллардан санала. 2012 елда 3678 хуҗалыкта 12 272 кеше яшәгән.

Халык саны
2002[10]2010[11]
976110 883

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны буенча руслар өстенлек итә, башка районнардан аермалы буларак, башкортлар һәм татарлар азрак [12]

Җирлек территориясендә мордва, чуаш, мари, әрмән, азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, төрек, тыва, украин, удмурт һ. б. милләт вәкилләре яши.

2002 елгы җанисәп буенча — руслар (53%), башкортлар (27 %)[13]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әл-Ислам мәчете

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү предприятиеләре: сөт комбинаты, ит комбинаты.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виктор Астальцев (1927), Мәсәгут авылында туган рәссам. Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган, үзәк балалар театрында рәссам - декоратор булып эшләгән. 1957 елдан башлап 8 шәхси күргәзмәсе үткәрелгән.
  • Николай Верзаков (1932), рус прозаигы һәм драматургы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1989).
  • Игорь Жарков (1910―1974), биология фәннәре докторы (1968), профессор (1970).
  • Валентин Смирнов (1916), Златоуст индустриаль техникумын, Ленинград электромеханика институтын, аспирантураны тәмамлаган, диссертация яклаган. 1955 елдан Арктика һәм Антарктида институтында эшли, мактаулы полярник, Гидрометеорология хезмәте отличнигы.
  • Александр Маренин (1913), 1937 елда Свердловск тау институтын тәмамлаган, Башкортстан АССР нефть промыселларында геолог булып эшләгән, яңа нефть мәйданнары һәм Богырыслан нефть районында тагын бер офык горизонт ачкан. Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән.
  • Павел Петунин (1921), язучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан.
  • Низам Карипов (Низам Кәрип, 1905―1942), шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1939-1941 елларда – БАССР Язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре.
  • Николай Филиппов (1930), икътисадчы галим. икътисад фәннәре докторы, профессор, РСФСР атказанган икътисадчысы.
  • Зөлфия Ханнанова (1970), 1995 елдан БР Язучылар берлеге әгъзасы. [15]
  • Алексей Шретер (1918―2002), биология фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе (2001).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  3. Архивированная копия.
  4. Месягутово, село. Дуванский район - Башкортостан - Россия
  5. Месягутово. Генеалогия и архивы
  6. По храмам северо-востока Башкирии. Посреди России
  7. История.
  8. О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган. Муниципальный район Дуванский район Республики Башкортостан
  9. ПОСТАНОВЛЕНИЕ О НАИМЕНОВАНИЯХ АДМИНИСТРАТИВНО — ТЕРРИТОРИАЛЬНЫХ ЕДИНИЦ И НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН от 16 мая 2002 г. № ГС-757. әлеге чыганактан 2014-02-01 архивланды. 2011-08-23 тикшерелгән.
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  11. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  12. История. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет
  13. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
  14. Перечень учреждений и организаций. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет
  15. https://месягут.рф/selskoe-poselenie/znamenitye-zemlyaki/ Знаменитые земляки. Официальный сайт сельское поселение Месягутовский сельсовет

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]