Эчтәлеккә күчү

Мәсәде

55°50′ т. к. 53°50′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсәде latin yazuında])
Мәсәде
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Мәсәде авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Мәсәде авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423753
Карта

МәсәдеТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Мәсәде Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 295 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 20 чакрым ераклыкта урнашкан[2].

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 229 кеше яши[5], шул исәптән: татарлар — 99,56%, башка халыклар — 0,44%[5].

Авылга 1927 елда Такталачык авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала[6]. Баштагы чорда ТАССРның Минзәлә кантоны Актаныш волостена карый. 1930 елдан Актаныш, 1963 елдан Минзәлә, 1965 елдан Актаныш районы составында. 1930 елда авылда "1 май" колхозы төзелә. 1965 елда ул “Актаныш” терлекчелек совхозы (Татар Ямалысы авылында) составына кертелә. Авыл халкы “Белая” нефть чыгару станциясендә эшли, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 1930нчы елларда башлангыч мәктәп ачыла (1950нче елларда яңа бина төзелә, 1985 елда балалар бакчасы бинасына күчерелә), 2016 елда ябыла. 2007 елда мәктәптә музей оештырыла. 1950нче елларда авылда татар зыялылары (мәсәлән, композитор Җәүдәт Фәйзи) ял итә. Авылда клуб, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пункты бар.

Халык саны (еллар буенча):

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 ел – 115, 1970 ел – 243, 1979 ел – 205, 1989 ел – 251[6]. Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. – Т. 4. – 768 с. ISBN 978-5-902375-05-0