Мәтәүбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәтәүбаш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәтәүбаш
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Бәләбәй районы
Координатлар 54°17'38"N, 54°14'25"E
Халык саны 789 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 209 825 001
ОКТМО коды 80 609 425 101

МәтәүбашБашкортстанның Бәләбәй районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 237 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Авыл исеме Мәтәү елгасына бәйле.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
789

Танылган кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәтәүбаш - Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы Кәшфи Басыйров, Советлар Берлеге Каһарманы Әһлиулла Вәлишинны, кыю татар журналистлары Айрат Ибраһим, Мөнир Вафинны, язучы Габдулла Вафинны биргән авыл.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәтәүбаш мәктәбендә 70 бала белем ала. Мәтәүбаш мәктәбенең ике филиалы бар: Акбасар башлангыч мәктәбендә — татар, Аккаен башлангыч мәктәбендә чирмеш балалары белем ала. Мәтәүбаш мәктәбендә укучылар туган тел дәресләрен татар һәм чирмеш төркемнәренә бүленеп укый.[3] 1982 елда Мәтәүбаш мәктәбен башкортча укытуга күчерелгән. Ул вакыттагы директор һәм ана теле укытучысы Габидә Яркәева бу чор хатирәләре белән уртаклашты. Ана теле сыйфатында татар теле урынына башкорт телен укыту бурычы куелгач, район мәгариф бүлегенә барган ул. “Укыта алмасаң, кит! Урыныңа кеше табылыр”, дигәннәр мәгариф түрәләре. Ярты ел бимазаланганнан соң Габидә ханым эштән китүе турында гариза язып, кире мәгариф бүлегенә киткән. “Ярар инде, үзеңчә укыт”, дип аны кире кайтарып җибәргәннәр.[4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]