Мәхмүд Максуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүд Максуд latin yazuında])
(Мәхмүт Максут битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхмүт Максуд
Maksud.gif
Туган телдә исем Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов
Туган 15 гыйнвар 1900(1900-01-15)
хәзерге Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылы
Үлгән 10 ноябрь 1962(1962-11-10) (62 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз ордены, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр.

Мәхмүд Максудтатар язучысы, тәрҗемәче.

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд (Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов) 1900 елның 15 январенда хәзерге Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. Унынчы яшенә чыккач, аны укуын дәвам итү өчен Югары Кибәхуҗадан кырык чакрымдагы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп урнаштыралар. Мәхмүд анда биш ел (19091914) укый, аннары Арчадагы ике класслы рус-татар мәктәбендә һәм 19161918 елларны Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч (высшее-начальное) училище дип йөртелгән уку йортында гомуми белем ала. Мәктәп елларында татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән якыннан таныша, үзе дә каләм тибрәтә башлый: беренче өйрәнчек шигырьләрен, хикәяләрен яза.

Бөек Октябрь революциясен М. Максуд, иҗтимагый тормыш мәсьәләләре белән кызыксынган, революцион эшкә тартылган алдынгы яшьләрнең берсе буларак, дәртләнеп каршы ала. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башлый. Үзәк газетада эшләү, Г. Ибраһимов кебек күренекле шәхесләр белән аралашу аның политик аңы үсүенә һәм иҗади сәләте ачылуына көчле тәэсир ясый. 1918 елның ноябрь аенда «Чулпан» газетасында яшь журналистның беренче оригиналь әдәби әсәре — «Бәйрәм җитә» исемле хикәясе басылып чыга.

1918 елның, ахырында «Чулпан» газетасы чыгудан туктагач, М. Максуд яңадан Малмыжга кайта һәм «Ярлылар тавышы» исемле өяз газетасында эшли. Шул чорда ул комсомолга керә, комсомолның өяз комитетына член итеп сайлана, ә 1919 елның май аенда, үз теләге белән Кызыл гаскәргә язылып, Колчакка каршы гражданнар сугышы фронтына китә. Дошманны куа-куа М. Максуд Вятка ярларыннан алып, Урал таулары аша, Көнбатыш Себер далаларына кадәр сугышчан юл уза. Фронт шартларында күп кенә патриотик шигырьләр («Корал алам», «Бөек идеал өчен», «Изге максатка таба» һ. б.) һәм Октябрь казанышларын саклап калу өчен көрәшкә күтәрелгән гади хезмәт кешеләренең, кызылармеецларның героик образларын романтик күтәренкелек белән тасвирлаган «Изге көрәшкә», «Каравылда», «Сагынам, сөям сине, туган илем» кебек мәгълүм нәсерләрен иҗат итә.

Шул ук 1919 елның октябрендә М. Максуд Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына.

1921 елның январенда, комсомолның Үзәк Комитеты чакыруы буенча, М. Максуд кабат Мәскәүгә күчеп килә һәм «Яшь эшче» газетасы (1922 елның ноябреннән — шул исемдәге журнал) редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп билгеләнә. Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында ул Мәскәү нәшриятларында (19261928), «Центриздат»ның татар әдәбияты секциясендә (19281931), «Профиздат»ның милли әдәбиятлар секторында (19321933) редактор, баш редактор вазифаларын башкара, 19331934 елларда исә Мәскәүдә татар телендә чыккан «Коммунист» газетасы редакциясендә» әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук чорда әдип, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, башта Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетының тарих-табигать фәннәре бүлеген, аннары Мәскәү дәүләт университетының этнология факультетында әдәбият бүлеген тәмамлый. 1934 елдан бирле ул язучы-профессионал сыйфатында, нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Мәхмүд Максуд 1939 елда Көнбатыш Беларусны азат итү операциясендә катнаша, рус телендә чыккан дивизия газетасының хәрби корреспонденты булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Максуд яңадан совет гаскәрләре сафына баса, сугышның беренче көненнән алып җиңү көненә кадәр фронтта була, политрук, батальон комиссары, политбүлек агитаторы, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының редактор урынбасары сыйфатында фашизмны тар-мар итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм дүрт медаль белән бүләкләнә. Сугыш елларында фронт газеталарына актив языша, 1944 елда сугыш кырында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләрен бергә туплап «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара.

Сугыштан соңгы чорда М. Максуд бигрәк тә очерк жанрында һәм тәрҗемә өлкәсендә актив иҗат итә. Әдипнең кырыгынчы-илленче елларда басылып чыккан «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре», «Безнең мехчылар», «Тынычлык вахтасында» кебек очерк китапларында Татарстан сәнәгатенең үсеше, яңа шәһәрләр, алдынгы техника белән коралланган яңа завод-фабрикалар, предприятиеләр барлыкка килүе турында сөйләнә, хезмәт кешеләренең конкрет эшләре, тормышлары яктыртыла.

М. Максуд — бөтен иҗат гомере буенча тәрҗемә өлкәсендә эзлекле рәвештә эшләп килгән язучыларның берсе. Дөнья һәм рус классик әдәбияты, рус совет язучыларының әсәрләрен татар халкына үз ана телендә җиткерү, классик үрнәкләр белән татар мәдәнияте хәзинәсен баету юлында әдип гаять зур фидакярлек һәм тырышлык күрсәтә.

Политик әдәбиятмы, матур әдәбиятның проза яки поэзия жанрымы, һәр өлкәдә әдип-тәрҗемәченең хөрмәт белән тәкъдир ителергә лаек үзенчәлекле Флеше бар. Әле 1926 елда ук ул Маркс һәм Энгельснең мәшһүр «Коммунистлар партиясе манифесты»н һәм В. И. Ленин мәкаләләреннән төзелгән «1905 «ел» исемле җыентыкны татар теленә тәрҗемә итеп бастыра. Утызынчы-ил-ленче елларда язучы, төп игътибарын матур әдәбият әсәрләренә юнәлтеп, А. Пушкинның «Дубровский» повестен (беренче басмасы — 1934), «Русалка» поэмасын (1948) һәм «Скупой рыцарь» трагедиясен («Саран рыцарь», 1948), Р. Ролланның «Кола Брюньон» романын (1937), Г. Гейненең «Германия» поэмасын (1939), Беранженың «Җырлар»ын (1940), Л. Фейхтвангерның «Оппенгеймнар семьясы»н (1941), Н. Некрасовның «Русские женщины» («Рус хатыннары», 1954) белән «Кому на Руси жить хорошо?» («Рус илендә кем рәхәт яши?», 1956) поэмаларын, Гетеның «Фауст»ын (1948), М. Горькийның «Мать» («Ана», 1951), И. Тургеневның «Рудин» (1953), В. Ажаевның «Далеко от Москвы» («Москвадан еракта», 1950), Т. Семушкинның «Алитет уходит в горы» («Алитет таулар арасына күчә», 1952) романнарын, Көнчыгыш әдәбияты классикларыннан Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»ен («Ләйлә белән Мәҗнүн», 1950), Абайның «Шигырьләр һәм поэмалар»! (1947) һ. б. тәрҗемә итә.

М. Максуд, тәрҗемәче буларак, бөек рус язучысы Л. Толстой иҗатын пропагандалауга күп көч сала. 19541960 еллар арасында аның тәрҗемәсендә Л. Толстойның дөньякүләм атаклы әсәрләреннән дүрт томлык «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык», 19541957) эпопеясы һәм ике томлык «Анна Каренина» (1960) романы татар телендә басылып чыга.

М. Максуд иҗат эшчәнлегенең тәүге елларыннан ук матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән катнаша башлый. Аның рус классик әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү проблемаларын күтәргән мәкаләләре, Г. Ибраһимов, Ә. Фәйзи, М. Җәлил, Ф. Кәрим кебек әдипләрнең иҗатына караган язмалары әле булса үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар.

Әдәбият өлкәсендәге күп кырлы иҗади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 елны Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.

М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Ул 1934 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]