Мәхмүт Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Әхмәтҗанов latin yazuında])
Мәхмүт Әхмәтҗанов

Тугач бирелгән исеме: Мәхмүт Рәхим улы Әхмәтҗанов
Туу датасы: 14 февраль 1927(1927-02-14)
Туу урыны: Салават районы, Нәсибаш авылы
Үлем датасы: 4 апрель 2010(2010-04-04) (83 яшь)
Үлем урыны: Казан
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: язучы, тәнкыйтьче

Мәхмүт Рәхим улы Әхмәтҗанов — күренекле татар язучысы, педагог һәм публицист. Кол Гали исемендәге халыкара һәм Х.Ямашев исемендәге премияләр лауреаты

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Әхмәтҗанов 1927 елның 14 февралендә Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туган. 1950 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1950-1959 елларда республикабызның Әгерҗе шәһәрендәге урта мәктәптә тарих укытучысы була. 195970 елларында «Совет мәктәбе» журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. 1973-88 елларда Казан дәүләт педагогия институтының педагогика кафедрасында эшли.

Аның төрле елларда «Иң кирәкле кеше» (1965), «Чын укытучы»(1966), «Җаваплылык хисе», (1967), «Без яшәгән якларда» (1969), «Без – яшь җәлилчеләр» (1971), «Гаиләдә әхлак тәрбиясе» (1985), «Килер бер көн...» (1998), «Тормыш мизгелләре» (2002) дигән китаплары нәшер ителде.

Хезмәтләре яшьләргә әхлакый һәм гаилә тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышлана. Публицист буларак язучы Башкортстанда яшәүче татар халкы проблемаларын яктырта.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]