Мәхәмәт Алсынбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхәмәт Алсынбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхәмәт Алсынбаев
Туган 8 март 1949(1949-03-08) (73 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре медицина докторы

Мәхәмәт Алсынбаев (8 март 1949 ел) — галим-хирург, медицина өлкәсе һәм җәмәгать эшлеклесе. 1995-2010 елларда «Иммунопрепарат» предприятиесенең генераль директоры. Башкортстан Республикасының 2 нче һәм 3‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Медицина фәннәре докторы (2003), профессор (2007). Русия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (1999), Башкортстан Республикасы атказанган табибы (1995). Салават Юлаев ордены кавалеры.

Биографиясыннан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхәмәт Мөхәмәтулла улы Алсынбаев БАССР‑ның Архангель районы Кызылъяр авылында туган.

1977 ел - БДМИ‑ны тәмамлаганнан соң "Глуховская" шифаханәсенең бүлек мөдире.

1981 елдан Благовещен үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары.

1986 елданСибай үзәк кала хастаханәсенең баш табибы.

1990 елданУфаның Ленин районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире,.

1991 елданБашкортстан Министрлар Советының бүлек мөдире.

1993 елдан — Уфаның 21‑нче кала хастаханәсенең баш табибы.

1995 елдан белән "Иммунопрепарат" предприятиесенең генераль директоры (бер үк вакытта 1999 елдан алып лаборатория мөдире).

2010 елдан — директорның беренче урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре иммуномодульләүче препаратларның тән пешү, эренле шеш һәм башка авыруларны дәвалау тәсирен өйрәнүгә багышланган.

Алсынбаев М.М. катнашлыгында үзенчәлекле яңа иммуноглобулиннар эшләнә, кан препаратларын (лейкоцитлар интерферон, церулоплазмин һ.б.) җитештерү технологиясе камилләштерелә.

220-дән артык фәнни хезмәт һәм 31 уйлап табу авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының 2 нче һәм 3‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (1999)
  • Башкортстан Республикасы атказанган табибы (1995).
  • Салават Юлаев ордены кавалеры.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иммунные основы патогенеза, иммунодиагностика и иммунотерапия при аллергической патологии легких. Уфа, 1999 (автордаш);
  • Основы иммунных и иммунонаправленных методов терапии и профилактики. Уфа, 2000(автордаш) [1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алсынбаев Мәхәмәт Мәхәмәтулла улы. 2019 елның 1 апрель көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • На страже жизни и здоровья людей (к 65-летию видного ученого и организатора здравоохранения Махамата Алсынбаева)[1]