Мәчеләр тырмалау чире
Мәчеләр тырмалау чире | |
Саклык белгечлеге | инфектология[d] |
---|---|
Симптомнар | озноб[d][1] |
Анатомик урнашуы | лимфатик төен[d][1] |
ICD-9-CM | 078.3[1][2] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C84620[1] |
Мәчеләр тырмалау чире Викиҗыентыкта |
«Мәчеләр тырмалау» чире» (ямансыз лимфоретикулез) — аскискен инфекцион чир. Тудыргычы грам-тискәре Bartonella henselae таякчыгы санала. Йоктыру сәламәт шикелле мәче тешләгәндә яки тырмалаганда була. Күз якынча 6% очракта җәлеп ителә.
1. Тудыргычы үтеп кергән урында кызыл төстәге папула яки пустула барлыкка килү белән билгеләнә, аннары бизгәк, хәлсезлек һәм регионар лимфаденопатия барлыкка килә (рәс. 24.28). Тик гомуми симптомнар еш булмый яки аз чагылган, ә мәче белән бәйләнеш гел ачыкланмый.
2. Инфекциянең генерализациясе сирәк очрый, ләкин көчсез иммунитет белән шәхесләрдә барлыкка килеп эндокардит, энцефалопатия, минингит, гепатит, спленомегалия, талак абсцесслары һәм остеомиелит белән билгеләнә ала.
3. Ачыклауга B. henselae серология тикшерүе һәм ПЧҖ керә.
4. Дәвалау. Эчкә доксициклин һәм рифампицин яки доксициклин гына куллану. Бактерияләр шулай ук ципрофлоксацин һәм котримоксазолга сизгер.
Офтальмологик күренешләре.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нейроретинит, Парино синдромы, фокаль хориоидит, арадаш увеит, экссудатив макулопатия, челтәркатлау тамырлары томалану һәм панувеит.
«Мәчеләр тырмалау» чире» (ямансыз лимфоретикулез) — грам-тискәре Bartonella henselae таякчыгы китереп чыгарган аскискен инфекция. Инфекция карашка сәламәт мәче тырмалау яки тешләү аша күчә (24 нче бүлекне кара). Чирнең иң еш күренеше нейроретинит санала.
1. Әкренләп башланган һәм бер атнадан соң максималь чагылышка җиткән бер яклы авыртусыз күрү начарлану белән билгеләнә.
2. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).
• Төрле дәрәҗәдә күрү үткенлеге кимү.
• Перипапилляр һәм макуляр шешү белән бергә барган папиллит. Авыр очракларда — веноз тоткарлык һәм сызыксыман кан савулар (рәс. 14.51а).
• Каты экссудатлардан ясалган «макуляр йолдыз» күренеше барлыкка килү (рәс. 14.51б).
• Берничә айдан соң күрү яхшыра; башта папиллит юк була, аннары каты экссудатлар, өстәвенә соңгылары башта диск шешүе бетә барганда көчәя ала (рәс. 14.51в).
• Кайбер очракларда икенче күз җәлеп ителә, тик бер үк күздә кабатланулар хас түгел.
3. Сирәк күренешләренә окулогландуляр Парино синдромы, фокаль хориоидит, арадаш увеит, экссудатив макулопатия, ретиналь тамырлар томалану һәм панувеит керә.
4. Дәвалауны эчкә доксициклин яки эритромицин, кайвакыт рифампицин белән бергә үткәрәләр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.