Мәчетле районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәчетле районы latin yazuında])
Мәчетле районы
Байрак
Герб
Башкала Олы Ыктамак
Халык исәбе 25 032 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930
Вакыт зонасы UTC+06:00
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,557 км²
Координатлар 55.9453°N 58.2681°E, 55.91667°N 58.25°E Edit this on Wikidata
Карта


Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы, рус. Мечетлинский район ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).

Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай, Кыйгы, Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан)[1]

Ел Халык саны башкортлар татарлар руслар башкалар
1939 29111 14392 (49,44 %) 7988 (27,44 %) 6484 (22,3 %) 247(0,85 %)
1959 26409 12536 (48,1 %) 7654 (29,4 %) 5711 (21,9 %) 148 (0,57 %)
1970 28012 13739 (49,0 %) 8702 (31,1 %) 5296 (18,9 %) 275 (1 %)
1979 25406 12866 (50,64 %) 7372 (29,0 %) 4900 (19,3 %) 268 (1,05 %)
1989 23406 12042 (51,45 %) 6983 (29,83 %) 4180 (17,86 %) 201 (0,86 %)
2002 25604 14961 (58,4 %) 6052 (23,64 %) 4252 (16,6 %) 339 (1,3 %)

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
29 11126 30028 06925 40623 40825 60425 03222 70622 368

Район җирендә туып-үскән кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык мәгарифе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%). Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).[12][13]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. Тел язмышы укытучы кулында(үле сылтама)
  13. http://www.mechetly.ru/up/files/Roo.doc(үле сылтама)