Мәчет карт тәкәле уены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәчет карт тәкәле уены latin yazuında])
Мәчет карт тәкәле уены
Уенчылар саны
8 дән күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
уртача

Мәчет карт тәкәле уены — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар берсе алдына берсе кереп тезелешеп утыралар. Бер урлаучы, бер караучы сайлап куела. Караучы суга китә. Киткән чакта: «Карагыз аны, мәчет карт тәкәсе килсә, кертмәгез», —дип үгет-нәсихәт биреп китә. Ул киткәч, урлаучы килә һәм төрле хәйләләр белән өйгә кереп бер баланы урлап китә. Караучы судан кайткач сорый:

— Берегез кая?

— Мәчет карт тәкәсе урлады. Караучы: «Ник бирдегез? Бер-берегезне нык саклагыз», — дип, аларның башларыннан сугып чыга һәм тагын суга китә. Урлаучы тагын килә һәм балаларны шул рәвешчә ташып бетерә. Иң соңында караучы судан кайта да: «Нигә бер-берегезне карамадыгыз», — дип актыккы баланы бәргәләп ташлый. Аннары чокыр казырга утыра. Аның янына урлаучы килә.

— Әби, ни казыйсың?

— Балаларыма сөт казыйм.

— Әби, мунчага бар.

— Этегез бар, куркам.

— Башына сук.

Урлаучы китә дә тагын килә.

— Әби, мунчага бар.

— Суыгыз бар.

— Басма салырсың.

Урлаучы әбине ияртеп китә. Өенә кайтсалар, анда балалары тезелешеп ятканнар. Әби аларның чәчләрен тарарга керешә. Тарагы кулыннан төшеп китә. Алырга дип иелүгә, балалар һау-һаулап аңа ташланалар. Ул чабып чыгып китә. Балалар аны куып тотарга тырышалар. Уен шуның белән бетә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.